Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2022 елда пенсия күләме 5,9 процентка артачак

Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль үсеш министры Антон Котяков белдергән.

“Гамәлдәге закон нигезендә, эшләмәүче пенсионерларга картлык буенча бирелүче пенсия еллык инфляция күләменнән күбрәккә артачак. Икътисади үсеш министрлыгы фаразларына караганда, еллык инфляция 5,8 процент тәшкил итәчәк. Шуннан чыгып, 2022 елда пенсияне 5,9 процентка арттыру күздә тотыла”, – дигән министр “РИА Новости” хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, эшләмәүче пенсионерның картлык буенча уртача пенсиясе күләме 2022 елда – 18 521 сум, 2023 елда – 19 477 сум, 2024 елда – 20 469 сум булачак.

Картлык буенча пенсияләр һәр ел саен 1 гыйнвардан индексацияләнә. Быел пенсия 6,3 процентка арткан. Хәзерге вакытта аның уртача күләме – 16 789 сум.

Чыганак: Ватаным Татарстан ; фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия пенсияләр арта