Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2022 елның 1 гыйнварыннан нәрсә үзгәрә?

2022 елның 1 гыйнварыннан Россия халкын нинди үзгәрешләр көтә? «Интертат» үзгәрешләрне барлаган.

  • Эшкә сәләтле халыкның минималь яшәү минимумы 1091 сумга артып, 13793 сум тәшкил итә.
  • РФ халкы белешмәләрен Бердәм федераль белешмәләр регистрына кертә башлаячаклар. Һәркемнең үз индивидуаль номеры булачак.
  • РФ дә сатыла торган телефон, компьютер, акыллы телевизорларда «Яндекс» эзләү системасы урнаштырылырга тиеш.
  • Тәмәке продукциясенең минималь бәясе 4 сумга артып, иң арзанлы бер кабы 112 сумга җитә.
  • Россиядән экспортка эшкәртелмәгән килеш ылыслы агач бүрәнәләрен чыгару тыела.
  • Apple, Google Meta Twitter РФ дә вәкиллекләрен «О приземлении» законы буенча ачарга тиеш. Реестрга 13 компания эләккән. ИТ-гигантлар Россиядә филиал ачып, Роскомнадзор сайтында теркәлергә тиеш.
  • Банкларга кредит килешүе турында документларда заемщикның өстәмә хезмәтләр күрсәтүгә ризалыгы турында галочкаларны алдан кую тыела. Моны өстәмә хезмәтләрне көчләп тагуга каршы көрәш өчен кирәк дип тапканнар. Элек банклар мондый галочкаларны типография ысулы белән алдан үзләре куйганнар.
  • Минималь хезмәт хакы күләме 12790 сумнан 13890 сумга кадәр күтәрелгән.
  • Инвалидлык турында документны электрон вариантта гына бирә башлыйлар.
  • Росгвардия һәм Федераль сак хезмәтенең дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулары ябык режимда гына узачак.
  • Эшсезлек буенча иң зур пособие 662 сумга артып, 12792 сум була.
  • Барлык больничный кәгазьләре эшкә яраксызлык буенча электрон документлар рәвешендә генә бирелә.
  • Россиялеләр банк вкладлары буенча керемнәрдән (процентлардан) беренче тапкыр салым түли башлаячак.
  • Пенсиягә чыгарга әз генә вакыты калып, аңлаешлы сәбәпләр аркасында эшсез калган кешеләр пенсиягә ике ел алданрак чыга алачак.
  • Россия дипломатик вәкиллекләрендә агросәнәгать комплексы буенча атташе вазифасы бетерелгән.
  • Транспорт йөртү таныклыгын алганда яки яңадан рәсмиләштергәндә, кайбер йөртүчеләр психиатр-нарколог карары буенча кан һәм бәвел анализларын тапшырачак.
  • Зоопарк, цирк, океанариумнарның эшчәнлеге лицензияләнергә тиеш. Юридик зат булсынмы, шәхси эшмәкәрме — хайваннар белән эшләүче оешмалар «Хайваннарга җаваплы караш турында» Федераль закон таләпләренә туры килгән шартлар тудырырга тиешләр.

Чыганак: Интертат / Гөлнар Гарифуллина ; фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзгәрешләр яңа елда яңача