Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2022 елның мөһим вакыйгалары

Үзенең борчулары, шатлыклары белән 2022 елны озаттык, Яңа 2023 елга аяк басып, янәдән эшкә, зур җиңүләргә керештек.

Дөньяларга иминлек килеп, бер-берләребезне хөрмәт итеп, яхшылыклар кылып яшәргә язсын!

Үткән елда районыбызда тормыш-көнкүрешебезне алга җибәрә торган мөһим вакыйгалар күп булды – беркайчан да буш тормаган, спорт түгәрәкләре, даими күнегүләр, ярышлары белән үзенә җәлеп иткән Иске Салавыч авылы спортзалы яңарыш кичерде; Бөрбаш авылында капиталь ремонттан соң ике катлы, 320 урынлы мәдәният йорты ачылды, тантаналы ачылышында республикадан бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты; шулай ук Югары Шубан авылында да мәдәният йорты заманча шартларга туры китерелеп яңартылды, ачылышына авыл халкы – өлкәне дә, яше дә бик күп килгән иде, алар мәдәният бинасының гаять тә матур итеп төзекләнүенә ихлас-тан куануларын белдерделәр; хезмәттә дә, сәнгатьтә тә уңган, бердәм Тагашур авылы халкы яңа кибетле булды; соңгы елларда яңа объектларга баеган, авылның яшәеше өчен җан атып торган кешеләре булган Борнак авылында зарыгып көтелгән өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты да сафка басты. Объектларны ачуда Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Татарстандагы «Челтәрле компания» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башка күренекле җитәкчеләр катнашты. Бүгенге көндә узган ел ачылган объектларның һәммәсе дә халыкка игелекле хезмәт итә – кибет тә гөрләп эшли, спортзал да шау-гөр килеп тора, мәдәният йортларының да ишекләре һәрвакыт ачык, фельдшерлык пунктыннан да кеше өзелми. Бүгенге көнебезне бәрәкәтле, киләчәгебезне бәхетле итүгә корылган хөкүмәт программалары дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алло, без талантлар эзлибез вакыйгалар