Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2025 елның июленнән газ кыйммәтләнәчәк?

2025 елның 1 июленнән Татарстанда бер кубометр табигый газның ваклап сату бәясе (НДСны исәпкә алып) 94 тиенгә артачак һәм 8,41 сум тәшкил итәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстан тарифлар буенча Дәүләт комитеты карары проекты коррупциягә каршы тикшерү уза, дип яза Шәһри Казан.

Моңарчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указга кул куйган иде, аның нигезендә 2025 елның 1 июленнән республикада торак–коммуналь хуҗалыкка тарифлар 17,5-22,3  процентка артачак.

870 муниципалитетта (алар арасында күпчелек авыл торак пунктлары, шулай ук Әлмәт, Арча, Буа, Лениногорск, Чистай шәһәрләре һәм берничә шәһәр бистәсе бар) торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 17,5 процентка артачак.

Калган 43 муниципаль берәмлектә тарифлар 22,3 процентка артачак. Бу 21 шәһәргә (Казан һәм Чаллыны да кертеп), 15 шәһәр бистәсенә һәм җиде авыл районына кагыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев