Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

24 июльдән татарстанлылар Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү өчен уңайлы сайлау участогын сайлый алалар

Республика халкының 8 сентябрьдә сайлауларда яшәү урыны буенча түгел, ә үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бар.

24 июльдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү башланды. Республика халкының 8 сентябрьдә сайлауларда яшәү урыны буенча түгел, ә үзе өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирү мөмкинлеге бар. Бу сайлаулар көнендә командировкага, дачага китүчеләр яки теркәлгән адресы буенча яшәмәүчеләр өчен уңайлы. Республикада төбәк сайлауларында беренче тапкыр «Мобиль сайлаучы» механизмы гамәлгә ашырыла, ул татарстанлыларга үзләре өчен уңайлы участок сайларга мөмкинлек бирә.

    Үзегезгә уңайлы сайлау участогын сайлай өчен өч ысулның берсе белән гариза бирергә мөмкин:

    * теләсә кайсы күпфункцияле үзәктә;
    * теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә;
    * госуслуги gosuslugi.ru аша.

28 августтан башлап гаризаны теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә тапшырырга мөмкин булачак. Гаризаны рәсмиләштерү өчен Россия Федерациясе гражданины паспорты кирәк.

Шулай ук 5 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр үзегезгә уңайлы участокта тавыш бирү өчен махсус гариза рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Моны теркәлү урыны буенча участок сайлау комиссиясендә генә эшләргә була. Икенче участокта тавыш бирү өчен гариза биргән сайлаучыларга махсус саклагыч маркалы гариза биреләчәк – аның белән уңайлы сайлау участогына 8 сентябрьдә килергә һәм тавыш бирергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирүнең барлык мәсьәләләре буенча сайлаучылар өчен 8 800 707 2019 номеры буенча ТР Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линиясе эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар

2
X