Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«26»лыларны ел саен нәрсә берләштерә, бергәләп ачыклыйк ...

Иртәгә «26»лыларның 10 еллык очрашулары була.

Авылы бетсә дә, туган-үскән җиренә тугры калган халкы бар "Егерме алты"ның. Бу авыл моннан 43 ел элек юкка чыккан. Ул Арча урман хуҗалыгына кергән Красный Восток авылы булган. 26нчы кварталда урнашканлыктан, халык теленә Егерме алты авылы булып кереп калган.
- Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәп, гомер итүчеләр ел саен июль аеның соңгы шимбәсендә урман аланына авыл җыенына җыела. Районның төрле авылларында яшәүчеләр, Шәмәрдәннән, Сабадан, Арчадан, Казаннан, Түбән Камадан, хәтта, махсус очрашуга дип, Үзбәкстаннан ук кайталар. Елдан-ел кайтучылар саны арта, быел бу җыенның үткәрелүенә 10 ел була", ди хезмәттәшебез, "Егерме алты" кызы Раилә Мөхәммәтҗанова.
Быел да үткәрелә бу очрашу - иртәгә, ягъни 25нче июль көнне, сәгать 11.00гә җыелалар. Нормабаш авылы ягыннан килеп, урман эченә кереп, Туган җирләрен күрәләр, истәлекләре белән уртаклашып, хатирәләрен яңарталар. Бик күпләрнең якыннары җирләнгән, бүгенге көндә дә сакланып калган зиратта авылдашлары рухына дога кылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250