Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

30 август – Татарстан Республикасы көне белән!

30 август – республикабызда яшәүче барлык халыкның, шул исәптән күпмилләтле районыбыз халкының да уртак бәйрәме ул.

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кунаклар! 30 август – республикабызда яшәүче барлык халыкның, шул исәптән  күпмилләтле районыбыз халкының да уртак бәйрәме ул.

Республика көне тарих битләренә 1990 елда Татарстанның Мөстәкыйльлеге турында Декларациягә кул кую вакыйгасы буларак кереп калды. Тататрстанныбыз көннән-көн чәчәк ата, ныклы дәүләт буларак чит илләрдә танылу ала, Рәсәйнең иң ышанычлы, тотрыклы төбәгенә әверелә бара. Без моңа куанабыз! Тормыш шартларының яхшыруы,  күп кенә өлкәләрдә мөмкинлекләрнең киңәюе күпмилләтле респбликабызны бердәм итүгә юллар ача, үзара мөнәсәбәтләрдә, хезмәттә бөтенлеккә ирештерә.

Районыбыз халкы да әлеге күркәм датаны күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Иң мөһиме: тыныч, имин шартларда каршылый. Игенчеләребез кырларда иген уңышы җыя, шул ук вакытта киләсе ел уңышына да нигез сала. Төзелеш, сәнәгать өлкәләрендә дә уңышларыбыз куанырлык.

Хөрмәтле балтачлылар!  Республика көне уңаеннан ихлас теләкләребезне кабул итегез! Гел дә шулай имин тормышта, бердәмлектә булган көчне тоеп, хезмәттән тәм, яшәүдән ямь табып гомер итәргә язсын. Киләчәк буыннарга да, гомумән, һәрбарчабызга да исәнлек-саулык, тазалык-байлык, ныклык-хөрлек, бөтенлек һәм, әлбәттә инде, иминлек теләп калам!

Балтач муниципаль район башлыгы: Рамил Нотфуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

1

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау