Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

31 яшьлек баш мөхәррире «Казан утлары»н саклап, үстерә алырмы?

Рөстәм Госман улы Галиуллин Арча районы Наласа авылында туган...

95 еллык тарихыгы булган «Казан утлары» журналына 31 яшьлек баш мөхәррир - Рөстәм Галиуллин билгеләнде. Халкыбызның йөзе, аның әдәби көзгесе булып торган «Казан утлары» журналы бүгенге көӊдә 4 мнеӊнән артык тираж белән басыла. Яшь мөхәррир киләчәктә бу басманы үстерә алырмы, заманча алымнар белән эш итеп тиражлар тагы да кимерме – моны бары киләчәк кенә күрсәтә ала. Ә баш мөхәррире фикерләре турында Интертат электрон газетасында укый аласыз

Кыскача биографик белешмә:

Рөстәм Госман улы Галиуллин 1987 елның 26 ноябре Татарстанның Арча районы Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туган. Наласа урта мәктәбен, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын кызыл дипломга (2009), КДУ аспирантурасын тәмамлаган. «Тәүфик Әйди иҗаты: жанр типологиясе һәм образлар корылышы» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. 2009 елдан Шәһри Казан газетасында, 2010 елның 1 ноябреннән «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире. 2011 елның 16 декабреннән 2014 елның ноябренә кадәр «Идел» журналы мөхәррире. 2014 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында гыйльми сәркатип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөхәррир