Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

37 елдан соң табышкан идек

2016 елның 25 декабрендә Мәмәширдә яшәүче сугышчан дустым Рәшит Мөхлисуллинның йөрәге тибүдән туктады.

…Күптән түгел Һава-десант гаскәрләренең 85 еллыгы уңаеннан "Безне ефәк гөмбәз таныштырды" дигән язмам басылган иде. Язмамда Мәмәшир авылында минем сугышчан дустым Рәшит Мөхлисуллинның яшәвен хәбәр иткән идем.

Дөрестән дә, 46 ел элек, 1971 елның җәендә без Рәшит белән бергә Литва җирендә һава десанты гаскәрләренең "учебка"сын узган идек. Ярты елдан соң аерылыштык. (Мин хезмәтне Фирганә дивизиясендә, Рәшит, соңыннан мәгълүм булганча, Молдавиядә тәмамлаган). "Учебка"да минем белән булган егетләрдән бер Рәшит кенә йөрәккә кереп калды. Өстәвенә, авыл исеме дә, фамилиясе дә минем өчен үтә якын, истәлекле: "Мәмәшир" мәктәп елларымнан "Комсомолец Рәхи" бәете аша хәтергә сеңеп калган булса, фамилиясе - минем "кендек" әбием Мөхлисә әби иде! Күңелемә нәкъ менә аның исеме аша уелып калган Комсомолец Рәхи яшәгән, аның исемен йөрткән урамда яшиләр Мөхлисуллиннар. Шунысы да гаҗәп, бүтән Мөхлисуллиннарны ишеткәнем дә юк. Безгә чиктәш Чура, Пчеловод авыллары Мәмәширне бик еракта ул диләр иде.

2007 елда очраклы юлыккан мәмәширлеләр аркылы таптым үзен. И-и сөенгән иде: "Нәкъ "Жди меня" тапшыруындагыча булды инде безнең табышу", - диде. Баксаң,"ерак" дигән мәмәширлеләр, Казанга да Кукмара аша түгел, Малмыж ягына чыгып, Балтач районыннан, безнең авылны үтеп йөриләр икән.

Рәшит дустым Балтачка килеп, ВДВның 85 еллыгын билгеләп үтү тантанасында катнашты әле. Бәйрәм штабы лидерлары коллекциясендәге ретро машиналар, квадроцикллар, затлы җиңел автомобильләрдән тезелгән чын хәрби колонна-кортеж составында, әйдәп баручы, ВДВ эмблемалары белән бизәлгән, тендлары салдырылган машиналарга утырып, хәрби байракларыбызны җилфердәтеп, без - десантчы-аксакаллар, бәйрәмебез кунагы Рәшит Мөхлисуллин белән бергә районны әйләндек. Ә митингта гаҗәеп мәгънәле чыгыш ясады ул, Кукмара десантчылары исеменнән балтачлыларга җылы котлау сүзләрен ирештерде. Яңа елны каршы алырга санаулы гына көннәр калганда хезмәттәшемнең йөрәге тибүдән туктады…

37 ел "югалтып" торган десантчы дустым белән табышып, гаиләләребез белән 9 ел үзара аралашып, яшәп калдык. Дүрт ел элек "чиратлашып", бергә-бергә, 60 яшьлек юбилейларыбызны үткәргән идек. Узган ел җәй башларында авырый башлады Рәшит. Ә хатыны Венера телефонны үзенә биргәч, әллә ни зарланмый иде. Июль башында әнием вафат булгач, үз хәлләре шәптән булмаса да, уллары Радик һәм Ришат белән РКБга барышлый безгә кереп, кайгыбызны уртаклашып чыктылар әле. 30 июль көнне хатыным Гөлҗиһан белән аларда булдык. Ял көне, өстәвенә без дә килгәнгә уллары-киленнәре, кызы-кияве, оныклары җыелды. Бергә-бергә авылларын карап йөрдек, Нократ елгасы буена төшеп мендек. Фотоларга төштек.

Инде яңадан 2 айдан сөйләшкәндә аның хәле уңай булмавын әйттеләр. Йөртмәгән жирләре, күрсәтмәгән табиблары калмады. Соңгы мәртәбә 19 ноябрьдә күрештек. Килүебезгә сөенсә дә, уены-чыны белән миннән: "Сезнең якта алай-болай козгын кычкырмагандыр?"- дип сорап куйды. Читен булып китте… Хәйран гына сөйләшеп утырдык. Соңгы тапкыр барлаганбыз хатирәләрне. Шунысын да әйтим, Рәшит белән Венера бергә 40 ел гомер иттеләр. Гаять сабыр холыклы, тәмле телле хатыны Венера ханым соңгы сулышын алганчы авыруының нинди булуын үзенә сиздермичә, күңелен күтәреп, үсендереп, бала баккан кебек карады. Уллары Радик, Ришат, киленнәре, авылда укытучы булып эшләүче кызлары Земфира, кияүләре Илгиз, калган туганнары да гел янәшәсендә булдылар…

Мәрхүмнең җидесендә күршеләре Рәйсә Галимуллинаның Рәшиткә багышлап язган бәетен тыңлаганда күбебезнең күзләрендә ачы яшь тамчылары ялтырады.

 Рамазан ФӘРЗИЕВ,

Балтач районы,

Иске Салавыч авылы.

Фото: автор архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВДВ һава десанты гаскәрләре көне