Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

3тән 7 яшькә кадәрге балаларга пособиеләр арта

Русиянең Хезмәт министрлыгы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүләрнең күләмен арттырырга җыена.

Моның өчен 95 миллиард сум тирәсе өстәмә акча бүленгән.

«Киләсе елдан балаларга айлык түләүләр күләмен төбәкләрдәге яшәү минимумына кадәр күтәрергә планлаштырыла. Әгәр яшәү минимумының яртысы кадәр пособие түләнгәндә гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумына кадәр җитмәсә, балаларга айлык түләүләр күләме артачак», – дип аңлаталар Министрлыкта.

Моңа кадәр Русия президенты Владимир Путин хөкүмәткә керемнәре яшәү минимумыннан аз булган гаиләләргә ярдәм итү чараларын әзерләргә кушкан иде.

Исегезгә төшерәбез, 3тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр 2020 елда билгеләнде. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен 170 миллиард сум акча бүленде. Бүген мондый түләүләрне ил буенча 3,8 миллионнан күбрәк баланы тәрбияләүче гаиләләр ала.

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, безнең республикада 3тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 86 мең гаиләгә барлыгы 4 миллиард 293,5 миллион сум акча түләнгән.

Автор: Язгөл Сафина; чыганак: www.bashinform.ru; фото: vestikamaza.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие балаларга пособиеләр