Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

42 елдан соң очрашу... (+фото)

Кичә райондашыбыз Әхмәт Фаязов бергә хәрби хезмәттә булган дуслары белән очрашты.

Кызыл байраклы Байкал арты чик буе округының, Сретенск чик буе отрядында элемтә ротасында райондашыбыз Әхмәт Фаязов белән бергә хәрби хезмәттә булган Сарман егете Дамир Галиев, Минзәләдән Рөстәм Мардиев Балтачыбызга кунакка килделәр.  Бу өч егет 1976-1978 елларда СССР- Кытай дәүләт чикләрен иңгә-иң торып бергә саклаганнар.  Ватан сакчылары һәйкәлендә полкташ дусларны Чапшар авылыннан Шәүкәт Гаязов, Котдус Вәлиев, Балтачтан Ринат Зарипов каршы алдылар. Ветеран чик сакчылары дусларча әңгәмә кордылар, районнардагы чик буе ветеран хәрәкәте турында фикерләре белән уртаклаштылар. Балтач егетләре кунакларны һәйкәлне тантаналы ачу чарасына һәм 27 май көнне узачак хәрби Расчетка кунакка чакырдылар. Һәйкәлдәге очрашудан сон полкташ егетләр Сосна Пүчинкәсе авылына Әхмәт Фаязов йортына юл тоттылар.

Ринат Зарипов

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев