Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

45 сум аерма... телсез калдырды

Күрше диярлек урнашкан ике кибеттә бер үк товарның 45 сум аерма белән сатылуы тәмам аптырашта калдырды.

Бу ялларда үсентеләр күчерәсе булды да, янәшәдә урнашкан төзелеш материаллары сату кибетенә барып, озынча пластмасса савытлар алып кайттым. Бәясе 100 сум диде сатучы егет. Аны-моны уйлап тормадым, чөнки тиз арада үсентеләрне күчерәсем бар иде. Аннан соң бу савытны беренче тапкыр алыуым, башка кибетләрдә нинди бәядә булуын да белмим. 6 данә савыт сатып алып, кибетчегә 600 су акча түләп, рәхмәт әйтеп тиз генә өйгә юнәлдем.

Икенче көнне эшкә барышлый үзебезнең яндагы азык-төлек сатучы кибеткә туктарга туры килде. Ни күрим, мин рәхмәтләр укый-укый алган савыт 55 сум тора. Әле рәвеше дә мин сатып алганннан матуррак.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аларның алган җирләрендә бәя төрле булырга мөмкин икәнен уйлап карамадыгызмы?Продукция кибетләрендә дә шул ук хәл бит

    Теги: бәя арта бәя