Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

46 гаилә дәүләттән фатир алган

Татарстанда күп балалы гаиләләргә дәүләт программасы буенча яңа фатирлар бирелде

Татарстан хакимияте 46 күп балалы гаиләне гомуми мәйданы 4,3 мең кв.м. булган яңа торак белән тәэмин итте. Барлык 68 фатир да «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча дәүләт торак фонды тарафыннан төзелде.

"Күп балалы гаиләләрдән үрнәк алырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов яңа фатир хуҗалары белән аралашканда.

Кайбер күп балалы ата-аналар берьюлы берничә торак мәйдан алды. Мәсәлән, Яшел Үзән районыннан ун бала тәрбияләүче гаилә берьюлы дүрт фатир – ике бүлмәле ике һәм бер бүлмәле ике фатир алды.

Элегрәк, ТР Дәүләт торак фонды "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проекты буенча 255 фатирлык йортны файдалануга тапшырган иде.

Фото: gsn.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фатир күп балалы гаиләләр