Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

50 яшь бит инде сиңа, әй, юләр хатын...

Бервакыт урам чатында, машиналар куеп тора торган урында бер таныш кешене очраттым. Сөйләшеп торабыз. Шулвакыт бу ир-ат урамның теге ягыннан үтеп бар торган хатынга кычкырды. Теге ханым кулын болгап, әйләнеп киләчәген аңлатты.

Минем таныш бу хатынның дустының хатыны икәнлеген аңлатты, эштән соң бергә кайткалыйбыз дип сөйләде. Күп тә узмады, бу чибәркәй әйләнеп тә килде. Илле яшьләр чамасы, төз гәүдәле, йөзгә-биткә матур. Ханым тиз генә як-ягына каранып, машинага утырды һәм китеп бардылар, әмма ләкин кайту ягына түгел, ә кире якка (авылга). Шушы хәлдә алар эштән соң, кичке якта миңа еш очрый торган булдылар. Минем моңа исем китмәде. Нәрсә булмас дөньяда.

Шулай бервакыт сәүдә йортлары тезелеп киткән бер бинага керергә туры килде. Миңа кирәк ишек бикле булып чыкты. Шунда сатучыдан ишек артында утыручы егетне сорадым. Ул елмаеп, көтеп торыгыз дип китеп барды. Шактый вакыт узгач, ишек эчтән ачылып, аннан киемен төзәтә-төзәтә бер хатын чыгып, бик ашыгып китеп барды. Бу минем таныш белән эштән соң очраша торган ханым булып чыкты. Төш вакытында да тик йөрми икән бу ханым дигән уй килде. Дәвамы "Хезмәт" газетасының киләсе санында дөнья күрәчәк.


Хәйрүш.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш