Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«60 хуҗалыклы авылымда бүген 27(!) авылдан җыелган халык яши»

Авыллар тарихына күз салсаң да, күп очракта аларга бер яки берничә гаилә нигез салган.

Авылда дүртенче буын туганнар шактый. Әни дә, әти дә шушы авылныкы булгач, моңа аптырыйсы да юктыр. Өстәвенә элек бездә дә авыл егетләре күпчелек үзебезнең авыл кызларына өйләнгән. Без яшьрәк чакта да әле андыйлар күп иде.

Хәзер инде үзебезнең авылныкылар бергә кавышмаганга ике-өч дистә еллап вакыт үткән. Өстәвенә, читтән килеп, кайтып урнашучылар да бар.

Моннан ике дистә еллап элек, «Катнаш никахлар күп булмаса да, авылыбызның «үз», ягъни «коренной» хатын-кызлары читтән килүчеләрдән бермә-бер ким калган икән.

60 хуҗалыклы Яңа Салавыч авылында бүген 27(!) авылдан җыелган халык яши», – дип язган булганмын, бүген инде бу сан тагын да артыграктыр. Бу хакта мин генә уйланмыйм икән, элекке авылдашым да: «Төнлә йоклый алмый яткан вакытта авыл урамын әллә ничә кат әйләнеп, санадым: авылларда яшьләр клубка йөргән чакта безнең авыл советына кергән дүрт авыл яшьләре үзара бик күп өйләнешкән.

Үзебезнең авылныкылар белән гаилә корган 22 парны санадым, тагын утыз бере күрше салавычныкылар белән парлашкан. Һәм мондый гаиләләрнең барысында да төп йорт сакланган, әлеге нигезләрдә балалары яши», – дигән иде.

Ә бит авыл дигәндә бер-береңне биш бармагыңдай белә, бер-береңә ышана, аның өчен якын туганыңдай кайгыра һәм сөенә, кирәк чакта ярдәмгә ашыга, бер-берсен яклый һәм саклый торган бердәм кабилә күз алдына килә.

Авыллар тарихына күз салсаң да, күп очракта аларга бер яки берничә гаилә нигез салган. Бу да үзенә күрә авылга әнә шундый туганнарча мөнәсәбәт, шундый язмыш юрау кебек тоела.Үз авылы эчендә генә чәчләре чәчкә бәйләнгән парлар арту сәбәпле дә, авыллардагы нәсел җепләре бер-ике нәселгә барып тоташкан. Ягъни тулы бер авыл бер-берсенә «чыбык очы туган» тиеш булган. Авылның үзәк тамыры да шул булгандыр…

Кызганычка, бездә дә күп нәрсә үзгәрде шул. Читтән килгәннәр әле бездә берничә буынга кадәр тармакланганчы берничә буын алышынырга кирәк ләбаса. Бала чакта да, әле аннан соң да миңа икенче, өченче буын туганнар якын, ә инде дүртенче буыннар бик ерак – «чыбык очы туганнар» гына булып тоела иде. Күңелләренә кереп калсын дигәндер инде, әни бала чакта ук әнә шул «чыбык очлары» турында күп сөйли иде.  «Болар шул яктан туган, болар – бу яктан»…

Бер гаиләдән ирле-хатынлы кешеләрнең ике яктан да дүртенче буын булганнары да бар. Дөрес, хәзер инде арабызда бер-беребезнең туган икәнлекне белмәүчеләр дә, туганлыкка санамаучылар да бар. Һич тә гаепләп язуым түгел, әйтәм бит, авылда андыйлар шактый. Өстәвенә һәр гаилә үзе еллар үткән саен зурая, тармаклана. Шул сәбәпле, араларның ерагаюына, бер-беребездән читләшүгә гаҗәпләнәсе дә юк бугай. Динебез дә инде дүртенче буын туганнарга өйләнешергә, бергә гаилә корырга рөхсәт итә икән, димәк, бәйләнешнең ерагая баруы хактыр. 

Әмма шул ук вакытта җиде буынга кадәр нәселеңне белү (аннан артса, тагын да шәп) бик мәслихәт, тикмәгә генә җиде буынга кадәр нәсел-нәсәбен өйрәнеп, гаилә корырга киңәш ителмидер. Шөкер, соңгы вакытта буыннар арасындагы бәйләнешләрне өйрәнү, нәсел шәҗәрәләре төзү бик матур гадәткә әйләнде. Шәҗәрәләрне матур, зәвыклы итеп ясап, иң күренекле урынга элү, балалар бакчаларыннан башлап шәҗәрә бәйрәмнәре, конкурс-бәйгеләр үткәрү ниндидер бер мода, плюс өчен үткәрелгән чаралар булып калмас, нәсел җепләрен ныгытуда, буыннарны бер-берсенә якынайтуда да ярдәм итәр дип ышанасы килә. Буыннар якынлыгы димәктән, баксаң, дүртенче буын туганнар әллә ни ерак та түгел, киресенчә, бик якын икән бит.

Бу кадәресен үзебез – дүрт бертуган тармаклана башлагач кына чын-чыннан аңладым, ахрысы. Бездән туган балалар бер-берсенә икенче буын туганнар була бит, ә безгә аларның һәркайсы үз балабыздай якын. Аларның кечкенә генә уңышларына да чын ихластан сөенешәбез, әз генә авырып китсәләр, мәшәкать-проблемалары булса да, төн йокыбыз кача. Алардан туган балалар – өчен буын – инде ике дистәгә якынлашып килсә дә, һәрберсе шулай ук бик кадерле. Аларның да һәммәсен әйбәт итәсе, алар турында һәрчак яхшы хәбәрләр генә ишетәсе килә. Шөкер, икенче-өченче буыннарыбыз берсен-берсе әйбәт белә, мөмкинлек булган саен аралашып яшиләр. Ә бит алардан туачак балалар бер-берсенә дүртенче буын булачак лабаса! Күр әле: нинди якынлык! Кул сузымы ара гына икән бит… Кул сузымы ара гына…

Тик һәр тармак бит әле үзе дә тармакчыкларга бүленә. Ул тармакчыкларга башка нәсел «ботак»лары да кушыла. Якынаю-ерагаюларда бу кадәресе дә роль уйныйдыр. Тик шунысы да бар: бер ерагайган араларны якынайту, туганлыкны ялгау җиңел эш түгел. Бигрәк тә бүгенге кебек, һәрберебез «үз казаны»нда кайный торган чакта. Кайчандыр үзем «чыбык очы туганнар» дип санаган дүртенче буыныбыз, безнең дәвамчылар бу хакыйкатьне аңлармы?

Гөлсинә Хәбибуллина

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев