Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

60ка якын шәҗәрә төзегән Гөлсем Миңнебаева: «Әтинең әбисе ягыннан 22 буынны ачыкладык»

Норма авылында яшәүче Гөлсем Миңнебаева 60ка якын шәҗәрә төзегән.

30 ел мәктәптә балаларга математикадан белем биргән Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Гөлсем апаның әле бу күптәнге шөгыле дә түгел. Санаулы ел эчендә әнә шундый нәтиҗәгә ирешә.

Төгәл фәннәр укытучысына тарих белән кызыксыну каян килгән? Аңа бу сорауны бик еш бирәләр. Кызыксыну, оеткы дигәнең кыз күңеленә бала чакта ук салынган була шул.

– Мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчем Флера апа Кәлимуллина тарих укытучысы иде, – дип искә ала Гөлсем апа. – Арча педагогия училищесында укыганда да төркем җитәкчебез тарих укытучысы булды. Әле ул музей директоры да иде. Флера апабыз да Норма мәктәбе музеена нигез салучы булды. Ул чакта үзебез дә өйдән-өйгә йөреп элекке әйберләр җыйдык, күп экспонатлар тупладык. Менә шулар барысы күңелгә кереп калгандыр инде. Укытучы булып эшләгәндә дә, агитатор-пропагандистлар буларак, Бөек Җиңүнең төрле юбилейлары, тарихи даталар уңаеннан өлкәннәр белән күп аралашырга, аларның хатирә-истәлекләрен барларга туры килде. Үземнең әни, әбиләр исән вакытта үзебезнең нәсел турында да шактый истәлекләрне язып алган идем. Менә шулар бөтенесе шәҗәрәләр төзүгә алып килде дип уйлыйм. Үткән гасыр азагында райондашыбыз Бакый ага Зыятдинов шәҗәрәләр төзи башлады. Ул Казанның архив материаллары ярдәме белән безгә өч шәҗәрә төзеп бирде. Аннан соң инде үзем төзи башладым. Казан архивларыннан тыш, Киров, Мәскәү архивларына да юл таптык. Уфадан метрикәләр буенча мәгълүмат алдык. Шулардан башка чын шәҗәрә төзим димә. 2017 елда Кариле авылы турында бик бай китап чыкты. Мине шул елны төбәк тарихчылары съездына җибәрделәр. Шунда тарихчылар белән танышып, бик күп тәҗрибә уртаклаштык, бу да күп яңалыкларга, белешмәләргә юл ачты…

Бүген Гөлсем апа үзенең 12–13 нче буынына кадәр нәселен әйбәт белә. Әтисенең әбисе ягыннан инде 22 буынны ачыклаганнар. Үзләренең нәсел шәҗәрәсен генә дә өч тапкыр эшләгән Гөлсем апа! Яңа мәгълүматлар барлыкка килү белән, һич иренмичә, элеккесен тагын да баетып эшләгән. Бүген әлеге шәҗәрәләре өй стенасы бизәкләре, районда үткән дәрәҗәле бәйрәмнәрдә дә күргәзмә бизәге алар. Башкаларга төзегән шәҗәрәләре белән бергә бүген инде ул 60лап шәҗәрә төзегән. Үз нәселләреннән бары тик «Азнакай әнинең шәҗәрәсе генә 100 процент төгәлләнмәгән, әлегә мәгълүматлар табып бетерә алмадык», – ди.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәҗәрә