Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

61 тоннадан артык... Нәрсә ул?

Бу изге эштә нигездә барлык мәхәлләләр халкы да бик актив катнашты.

Быел районыбыз авылларында яшәүчеләрдән әнә шуның кадәр күләмдә гошер җыйналган.

–Бу изге эштә нигездә барлык мәхәлләләр халкы да бик актив катнашты. Барчасына Аллаһының рәхмәте булсын! – ди Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев. – Җыйналган 61, 7 тонна гошер яшелчәләре Мөхәммәдия мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Россия ислам университеты, «Ярдәм» мәчете, «Зәкәт» фонды, Әхмәтһади Максуди пансионаты, Бөрбаш пансионатына һәм мохтаҗларга тапшырылды. Шулай ук районда мөмкинлеге чикле булган гаиләләргә бәрәңге, суган, кишер, чөгендер таратыла башлады. Бу изге эштә бигрәк тә Куныр (имам-хатыйбы Нуретдин Низаметдинов), Арбор (Нурзада Нигъмәтуллин), Норма (Алмаз Хөсәенов), Алан (Айрат Гыйбадуллин), Яңгул (Шәрифҗан Нургалиев), Бөрбаш (Җәлил Фазлыев), Түнтәр (Заһир Газыймов) авыл мәхәлләләре зур активлык күрсәтте. Бу мәхәлләләрдә 4,5-3 тонна яшелчә җыйналды. Кечкенә авыллар арасында Сосна Пүчинкәсе (Фидәил Гайнетдинов), Бөрбаш Сәрдегәне (Алмаз Фәтхуллин), Пүскән (Ансар Шәйхетдинов) мәхәлләләре аерылып торды. Аларда 2820-1080 килограмм гошер җыйналды. Шулай ук Сәрдек (Салих Гарипов), Курмала (Рәшит Галиев), Таузар (Васил Ибраһимов), Нормабаш (Вәзыйх Абдуллин), Көек (Габделзаһир Шәяхмәтов) авыллары мәхәлләре дә алардан бик азга гына калышты. Кылган гамәлләрегез дәвамлы булсын, игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Сезгә рәхмәтебезне җиткерәбез һәм кылган догаларыбызда Аллаһыдан сезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар юллавын сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гошер