Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

7 май - Рәсәйкүләм радио көне

Тыңлагыз, Балтач сөйли!

Әлеге ягымлы тавышны без - район халкы атнасына ике мәртәбә - чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә көндезге 12 белән 13 сәгать арасында ишетәбез. Сагынып көтеп алабыз, яратып тыңлыйбыз. "Кайтаваз" радиосының баш мөхәррире һәм үзе үк тә тапшыруларны алып баручы Гөлйөзем Маннапова "экипаж"ы - корреспондент Илзирә Гыймадиева һәм тавыш операторы Рафил Шакиров белән гаять тә зур тырышлык, эзләнүләр бәрабәренә хәзерләнгән тапшыруларны кыска вакыт эчендә халыкка аңлаешлы, үтемле итеп җиткерә.

Районыбыз радиосы журналист, газетабызның лаеклы ялдагы баш мөхәррире Нурулла Галиев исеме белән дә нык бәйле. Аның партия чорындагы район радиосын гөрләткән, иртән йокылардан уяткан аһәңле, кодрәтле тавышын, матур сөйләм телен күпләр хәтерлидер әле. Бүген дә радио коллективының эчтәлекле, күңелгә рәхәтлек бирүче тапшырулар әзерләп, тыңлаучыларын куандырып эшләп яткан көннәре.

2005 елдан алар, килешү нигезендә, FM ешлыгында эфирга чыгучы "Болгар" радиосы белән хезмәттәшлек итәләр, бу да аларга иҗади яктан үсәргә мөмкинлек тудырды. Коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлап, аларга эшләрендә уңышлар, гаиләләренә бәхет, якты киләчәк телибез.

Фото: http://baltasi.ru/files/images/news/2016/01/31/811_n39552429.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250