Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

72 ЕЛДАН СОҢ «КАЙТУ»

2017 ел Югары Ушма авылында яшәүче Фаина һәм Валентин ОЖМЕКОВлар гаиләсенә зур сюрприз белән башлана. Өч елга якын инде Швейцариядә яшәүче уллары Александр бүләк итә аны.

- Чит телләр белгечлеге алган улыбыз башта өч мәртәбә Америкада яшәп алды, аннан Швейцариягә күченде. Шунда рус кызы Еленага өйләнде. Ул кечкенәдән бик кызыксынучан бала иде. Интернет аша әтисенең Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган абыйсы Диваков Семен Михайловичны эзли башлаган. Иремнең әнисе ягыннан абыйсы була ул. Эзләнә торгач, таба да. Ничә еллар хәбәрсез югалган булып саналган абыебызның табылуына сөендек тә, шаккаттык та, - дип сөйли Фаина Александровна. - Ә бит күпме кеше әле дә билгесез, хәбәрсез югалган булып тора, кайда үлгәнен, күмелгәнен дә белмиләр. Эзләсеннәр, хәзер мөмкинлекләр зур икән бит. Бәлки, безнеке кебек, тагын кемнәргәдер бәхет елмаер...

Ә райондашыбыз сугыш кырында чын мәгънәсендә батырларча көрәшә, батырларча һәлак була. 1904 елда туган Семен Михайлович 1941 елның ноябрендә сугышка китә. Унберенче батальонның өченче штурм бригадасында сапер булып хезмәт итеп, Көнбатыш, икенче-өченче Белоруссия, Көньяк фронтларда гел алгы сызыкта була. Беренче сугышчан бүләге - "Батырлык өчен" медаленә - 1942 елдан 1943 елга кадәр алгы сызыкта "үзенә йөкләнгән хәрби бурычны бик кырыс шартларда 200-250 процентка үтәгәне өчен" (бүләккә тәкъдим ителгән биттә алар аерым-аерым санала) лаек булса, аннан соң "Сталинград оборонасы өчен" медале белән бүләкләнә. Батыр якташыбыз 1945 елда, бер ай аерма белән ике орденга лаек була. Беренчесе - "Кызыл Йолдыз" ордены 25 февральдә, Висла елгасы буенда барган сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен бирелсә, Олива шәһәре тимер юл станциясен һәм әһәмиятле объектларны штурмлауда күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң (Семен Михайлович Диваков 24 мартта шул сугышларда һәлак була) "Икенче дәрәҗә Ватан сугышы" орденына тәкъдим ителә. Кызганыч, туганнарында батыр якташыбызның фотосурәте генә юк...

Җәсаде чит ил туфрагында ятып калса да, карар өчен бер сурәте булмаса да, 72 елдан соң, ниһаять, аның батыр дигән даны туган ягына кайтты! Бу да зур юаныч.

Әйе, сугыш яралары әле дә әрни. Кемнәрдер әле дә газиз әтиләренең, туган-кардәшләренең "их, кайда күмелгәнен генә булса да белергә иде" дип өзгәләнә. Кемнәрдер, эзләп-эзләп тә бернинди нәтиҗәгә ирешмәсә, Ожмековлар кебек, бәхет елмайганнар да байтак. Кызганычка, иясез каберләр, билгесез исемнәр, кадерсез җәсадлар бик күп әле. "Һәлак булган соңгы солдат җир куенына иңдерелгәч кенә сугышны беткән дип санарга була" диючеләр белән ничек килешмисең?!
Бөек Ватан сугышында районыбыздан 12 меңгә якын кеше катнашты. Шуларның 5981е мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калды. Алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Фронттагы батырлыклары өчен 2000гә якын кеше төрле дәрәҗәдәге орден, 5229ы медальләр белән бүләкләнде. 68 хатын-кыз сугыш кырларында чын геройлык үрнәге күрсәтсә, тылдагылар фидакарьләрчә эшләп, Җиңү көнен якынайтуда үз өлешләрен кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250