Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

76 ел инде бер аякта йөрим

"1943 елда аякны өздергәнгә менә инде 76 ел була, бер аяклап гомер кичердем, үземне кирәксез, дип бервакытта да санамадым".

Районыбызда Бөек җиӊү – 9 май бәйрәменә кагылышлы чаралар уза. Алар арасында иӊ истәлеклесе – ветераннарга Россия һәм Татарстан Президентларыныӊ котлау хәбәрләрен ирештерү һәм Республикадан, районнан әзерләнгән бүләкләрне тапшырудыр. Менә беренче бүләк Алан авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, I группа сугыш инвалиды Габделгани ага Нәҗиповка тапшырылды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, районныӊ хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, башкка җитәкчеләр ветеранга истәлекле бүләкләрне тапшырдылар, аныӊ белән әӊгәмә кордылар. Курск бәрелешендә, 1943 елда аякны өздергәнгә менә инде 76 ел була, бер аяклап гомер кичердем, үземне кирәксез, дип бервакытта да санамадым, ди Гани абый. Һәрвакытта шат көләчле ветеранга сәламәтлек, озын гомер телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар