Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Әлеге көн Россиядә, шул исәптән Татарстанда 2008 елдан билгеләп үтелә.

Балтачыбызда бәхетле һәм үрнәк гаиләләр бик күп, алар районыбыз горурлыгы, туган ягыбызның йөз аклыгы. ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча районыбызда 10 меңнән артык гаилә исәпләнә. Агымдагы елның 6 аена 49 пар гаилә корган.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугърылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатынга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дип аталган медаль ирелә. Балтачта әлеге медальгә 13 гаилә лаек булган.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Илләр имин, гаиләләр нык булсын. Безнең һәрберебез өчен бу көн якыннарыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләр һәм балаларыбызга хөрмәт күрсәтү, игътибар бирү, үзеңне чиксез бәхетле гаилә теп тояр өчен яхшы сәбәп булуын телибез.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә бәйрәме Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне