Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

8 Мартка чәчәк бәйләмнәре 30 процентка кыйммәтләнә

Россиядә 8 Март бәйрәменең иң популяр чәчәге – тюльпаннарның бәясе “тешли” – сумның курсы төшү сәбәпле, чәчәк бәйләме 15-30 процентка кыйммәтләнгән.

Чәчәк кибетләре белән эшләүче Flowwow онлайн-платформа вәкиле әйтүенчә, товар җибәрүчеләрдән чәчәкләрнең кыйммәтләнүе турында хәбәр ителгән. Аның әйтүенчә, бәйрәм алдыннан аларның бәясе 30 һәм хәтта 200 процентка кадәр үскән.

“Теплицы России” ассоциациясе президенты Алексей Ситников сүзләренә караганда, безнең кибетләрдә сатылучы чәчәкләрнең 80 проценты – чит илнеке. Популярлык буенча беренче урында роза чәчәкләре тора. Ә 8 Март алдыннан, әлбәттә инде, тюльпаннар.

Россиягә чәчәкләр асылда Нидерланд һәм Эквадордан китерелә. Ситников әйтүенчә, Украинада хәрби операция башлангач, Россия импортерлары Эквадор, Кения, Африка һәм Көньяк Американың башка илләренннән товар җибәрүчеләр белән турыдан-туры элемтәләрне җайга салган.

Чыганак: Ватаным Татарстан ; фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәя арта бәяләү системасы 8 март бәяләр арта Халыкара хатын-кызлар көне чәчәкләр чәчәк бәяләре