Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

90 яшендә дә чәчү белән кызыксынып, борчылып яши

Табигать уянып, бөтен тирә-юнь яшеллеккә төрелгән мәлдә Югары Шубан авылында яшәүче Кәшифә Зарипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Арча районының Пөшәнгәр авылында дөньяга аваз салган ул. Яшүсмер чагы дәһшәтле сугыш чорына туры килгән. 1943-1945 елларда хәрби заводта эшләгән, снарядлар кырган. - Анда тавыш, тузан иде, - дип искә ала ветеран ул вакытларны. Хәтере әле дә сөбханалла аның, һәрбер әйбернең нечкәлегенә кадәр бирелеп сөйли ул. 1948 елда Югары Шубан авылына Габделбари исемле кешегә кияүгә чыгып, бөтен гомерен һәм хезмәтен әлеге авылга бүләк итә. Килен булып төшкәннән бирле колхозда эшли - фермада да хезмәт куя, печән дә чаба, урман да кисә,торф та чыгара. Тик менә ул чакта бергә эшләгән иптәшләренең исән булмаулары гына боектыра аны. - Чергән бәрәңге ашап орлык ташыдык. Ләкин яфрак, кычыткан ашамадык. Безнең бакча башында гына кәбестә басуы бар иде, шуның яфракларын ашадык. Кайда беркетсәләр шунда эшләдек. Эштән курыкмадык та, зарланмадык та, - дип хатирәләрен яңартты Кәшифә апа.

Ире белән кулга-кул тотынышып, бөтен авырлыкларны ерып чыгалар, 7 балалары туа, ләкин бүгенге көндә бишесе генә исән-сау. Алар да инде хәзер әти-әни һәм әби-бабайлар. Кәшифә апаның барлыгы 15 оныгы һәм 21 оныкчыгы бар. Аларның һәрберсенең туган көннәрен хәтерләп, догаларын укып, изге теләкләрен ирештереп тора ул. Габделбари абыйның вафатына да 20 елга якын вакыт узган, бала кайгысыннан арына алмый үлеп киткән ул. Кәшифә апа да үзеннән алда кара җир куенына кергән балалары һәм оныгы өчен өзгәләнә.

Бүгенге көндә урын өстендә булса да, Кәшифә апа бар нәрсәдән хәбәрдар булып, хәтта "Алга" җәмгыяте кырларындагы чәчү барышы белән дә кызыксынып тора. Балаларын да тик тотмый ул, шаян хәлләр сөйләп, күңелләрен һәрчак күтәреп тора. - Әни һәрчак сабыр булды, кеше сүзе белән йөрмәгез дип үстерде безне. Беркайчан кеше белән сүзгә килмәде, авыр сүз әйтмәде, хәтта малларга да гел яратып дәште. Безгә - кызларына әзрәк шелтәләп әйткәләсә дә, килененә тел-теш тидермәде, аны беренче урынга куйды, - ди кызы.

Өлкәннәр янында булып кайтканнан соң күңелдә тынычлык урнаша, чөнки алар безне һәрчак хәер-догаларында йөртәләр.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, "Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, "Алга" җәмгыяте һәм Шубан авыл җирлеге хезмәткәрләре килгән иде. 90 яшьлек юбилее уңаеннан Кәшифә апага күп кенә бүләкләр бирелде һәм изге теләкләр теләнде. Шулай ук Рәсәй Президенты Владимир Путинның да котлау хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250