Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

90 яшьлек Ильяс ага Галимуллин трактор белән печән ташый

Түбән Кенә авылында гомер кичерүче Ильяс ага Галимуллинга бу җәйләрдә 90 яшь тулды, мөселман балалар сабантуе булганлыктан, котларга баручы делегациядән калырга туры килде. Әмма Ильяс абый турында беләсе килү теләге сүрелмәде, кызык бит, озак еллар гомер иткән кеше... аннан, дәрәҗәле бәйгеләрдән калып булмый, гади кешене дә язмыйча калу дөрес түгел.

Һәм көннәрдән-беркөнне килене Гөлшаһидәгә шалтыраттым, төп йортта инде 30 елга якын тора, кайнатасы турында күбрәк беләдер, дидем. "Их, әле генә тракторына утырып Югары Кенәгә - кызларына печән кертешергә менеп китте... Нишлик соң...сотовыен биримме?..." Телсез кала яздым... Туксан яшьлек бабай?!. Тракторы белән?!.. Печән кертергә?!. Кәрәзле телефон белән... Әле тракторы да гадәти генә түгел, шөребенә кадәр үзе җыеп чыккан. Кәрәзле телефоны тотмады, бабайның өйгә кайтуын көтәргә туры килде. Шулай да килене белән гәп корып алдык.

Гөлшаһидә кайнатасы белән бик тә горурлана булып чыкты: "Татарстанның атказанган механизаторы ул безнең әти, - дип башлады сүзен инде кызына ук әверелгән килен. - 45 ел тирәсе хезмәт стажы бар. Эшләп көн күргән кеше, кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк, балалары өчен киңәшче, оныклары да бик ярата үзен... " Юбилеен зурлап билгеләп үткәннәр. Свердлаудан 85 яшьлек Гайшә сеңлесе, Яшел Үзәннән 87 яшьлек Фирдәвес дигәне кайткан. Бик күңелле, якты истәлекләргә бай булган туган көн. Бабайның тормыш иптәше үлгәнгә 17 ел икән инде. Әлфиясе белән 4 бала - 3 кыз һәм 1 малай үстергәннәр. Илгиз уллары төп йортта калган. Гөлшаһидә үзе Арча кызы икән - Пөшәнгәрдән, Рәхимов исемендәге хуҗалык идарәсендә эшләгән, хәзер хуҗабикә. Ире Илгиз озак еллар ул чактагы колхоз рәисе, мәгълүм шәхес Фәрит Әхмәтхановның "личный" шоферы булган кеше. Аннан инде үзләре Камаз сатып алып, көн күрә башлаганнар.

Кичкырын бабай да кайтып җитте, шалтыратты."Колаклар да бик ишетми инде хәзер, картаябыз", дип, сүзен көлдерүдән башлады. Телефон аша елмаеп сөйләшкәне сизелеп тора. "1947 елдан башлап эшли башлаган кеше мин. Яшьлегемдә Лесхоздагы училищеда белем алдым, МТС та эшли башладым. Техникаларны колхозларга күчергәч, авылга кайттым. ФЗӨда булдым, районнан 27 егет идек, слесарь, электрик эшләрен ныклап өйрәндек. МТСта эшләгәндә ярап куйды алар. Көчле коллектив идек, дус булдык, тату эшләдек. МТСта бергә эшләгән барлык хезмәттәшләргә, дусларга "Хезмәт" аша кайнар сәлам! Мәгъсүм Абдулловичның МТС китабында бар мин.
Колхозга кайткач башта трактор йөрттем, Гани абый отряд бригадиры иде. Аннан замгараж булдым. Вәкил Низамиев, Сабит Хөсәенов...тракторчы Мөбәширә Сафина... бергә эшләгән иптәшләр... күбесе инде мәрхүм..." Шулай диде дә бабаем авыр итеп сулап куйды. Дәрт-дәрман белән гайрәтләнеп эшләгән чакларын, яшьлеген кем генә сагынмый икән дә, кем генә гомер баскычларының үренә җиткәндә тирән суламас икән...

- Печән кертешә алдыгызмы? - дип сорыйм бабайның уйларын читкә алып, " Һәй,.. - диде ул, кеткелтәп, - Бабай, ярый менгәнсең әле, - диде кияү, үзем генә түгел бит мин, җан дустым, тракторым белән!...

Чыннан да, сокландыра бит бу районыбызның өлкәннәре! Алар кебек буласы, алардан үрнәк аласы да аласы әле безгә!

Рәсемдә Ильяс ага сеңлесе белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250