Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

90 яшьлек Сәвия әби әле дә йон эрли, җылы оекбашлар бәйли

Төп йортта дүрт буын яши: Сәвия апа, аның килене, киленнең килене, оныклар...

Кенәбаш авылында яшәүче Сәвия Хаҗиева да бүген 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Өй тулы олысы-кечесе. Төп йортта дүрт буын яши. Сәвия апа, аның килене, киленнең килене, оныклар... Улы Рамазан, оныклары, оныкчыклары тәрбиясендә бик бәхетле гомер кичерә Сәвия апа. Илдәге вакыйгалардан һәрчак хәбәрдар икәнлеге күренеп тора, Татарстаным дип җан ата, ил һәм район җитәкчелеген теленнән төшерми. Әле һаман да йон эрли, җылы оекбашлар бәйли. Хәрәкәт яшәтә мине, ди. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев һәм дә Сәвия апа лаеклы хезмәт куйган "Игенче" җәмгыятеннән килгән вәкил Нияз Әхмәтгалиев күркәм, хезмәт сөючән гаиләгә соклануларын белдерделәр, юбилярга бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев