Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

93нче десантчылар көне...

Менә тагын десантчылар көне килеп җитте. Монысы 93нчесе. Үзем дә күп еллар элек ВДВда хезмәт иткәнгә, бу көнне аеруча дулкынланып көтеп алам.

Илебез иминлеге хакына махсус хәрби операция барган барган бу көннәрдә десантчыларның кадере, аларга игътибар тагы да арта.

Мәгълүмат чаралары ирештергән сводкалар аша аларны фронтта төп көчләрнең берсе буларак"передовой«да, фронтның алгы сызыгында, үзләренең гомерләре бәрәбәренә ут эченә керүләре турында ишетмәгән көн юк бугай.

Хәер, батырларны эзләп, ерак китәсе юк. Районыбыз десантчылары да биредә батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Балтачтан Рөстәм Фәйзрахманов ВДВ сафларында төп хезмәт срогы тулгач, 2021елның декабрендә контркт төзеп, армиядә кала. Хәрби операциянең башыннан яуга керә егет. Ике тапкыр яралана. Соңгы яралануында бераз савыккач өенә дә кайтып килә әле. Тагын сугышка китә. Хәм хәрби бурычын үтәгәнда батырларча һәлак була.

Төрле елларда ВДВда хезмәт итеп, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез Айнур Закиров, Алмаз Сәләхов, Руслан Осипов, Илназ Нурисламов һәм башкалар турында да яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Берүк исән-имин кайтсыннар инде. Кайту дигәннән, әнә Салавычтан Рафил Зыятдинов хәрби операциягә үз теләге белән китеп десант-разведка төркеме составында 6 ай ут эчендә булып туган йортына кайтты.

Теманы дәвам итеп, кыскача гына үзе үк ВДВ ветераны, дистәләрчә еллар район мәктәпләрендә башлангыч хәрби хәрби хәзерлек укытучысы (военрук) буларак илебезгә йөзләрчә ватанпәрвар егетләр тәрбияләгән, ТатарстанРеспубликасының физик культура отличнигы, югары категорияле физкультура укытучысы һәм тренер Фагыйл Гайнетдинов һәм аның батыр уллары турында да сөйләп үтим. Хатыны Гүзәлия ханым белән дүрт егет һәм бер кыз үстерәләр алар.

Егетләрнең өчесе үзләренең хезмәт биографияләрен хәрби хезмәткә багышладылар.

Майор Раил, өлкән лейтенант Рафил һәм сержант Искәндәр Гайнетдиновлар.. Әтиләре запастагы өлкән лейтенант Фагыйл Гайнетдиновның горурлыгы алар. Соңгы 15 ел эчендә Раил һәм Рафил Казан танк училищесын, Искәндәре 2017елда спорт һәм туризм академиясен тәмамлаганнан соң контракт төзеп, хәрби «казанда» кайныйлар. Берничә тапкыр Сириядә, Әрмәнстанда булдылар, Украинасы да калмады.

Тик менә узган елның август аенда Рафилләренең Украинадан табут белән кайтуы әти-әниләренең йөрәкләренә тирән яра салды. Үткән кышта, Субаш урта мәктәбендә Рафил Гайнетдинов истәлегенә мемареаль такта ачылды. Герой исеменә,(посмертно) әти-әнисенә Батырлык өчен орден(Орден Мужества) тапшырдылар

Районыбызда, яшәүче барлык гаскәрдәшләребезне десантчы ветераннар советы һәм үз исемемнән һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Зәңгәр күк төсендәге беретларыбызга, десанчы дигән горур исемгә тап төшермик, һәрвакыт эшебез һәм гамәлләребез һәм яшәү рәвешебез белән башкаларга өлге булыйк. Һәркемгә, һәрбер гаиләгә тыныч күк йөзе, озын гомер, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете насыйп итсен.

Рамазан Фәрзиев, 
ВДВ ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев