Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Абау! 77 яшьлек хатын-кыз өстенә багана ауган

29 март көнне кичке тугызлар тирәсендә Казанның Родина урамы һәм Җиңү проспекты чатында юл-транспорт һәлакәте булган: якынча мәгълүматлар буенча, «Лада Приора» автомобиленең йөртүчесе светофорның кызыл утына чыккан һәм «МАЗ» автобусы белән бәрелешкән.

Авариядән соң җиңел автомобиль тимер коймага һәм баганага килеп сыланган. Нәтиҗәдә, багана тротуарда басып торган 77 яшьлек хатын-кызның өстенә ауган. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, хатын-кызны өенә кайтарып җибәргәннәр, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев