Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Абруйлы җитәкче, миһербанлы кеше. Кем ул? (+фото)

Якты дөньяларга әле бүген генә аваз салган кебек тоелсак та еллар агымсудай алга ыргыла. Артка борылып карап башкарган хезмәтләргә тагын бер кат бәя бирәсе, әле эшләнеп бетелмәгәненә җиң сызганып тотынасы килә.

Тормыш үрләренә менеп, үткән юлыңа борылып карыйсың... Шул вакытта яныңда ныклы терәгең, дәвамчыларың – балаларың булса, эшләгән яхшылыкларың йөзеңне яктыртса, синнән дә бәхетле кеше юктыр ул?! Сүзем шундый язмыш иясе, бүгенге көндә “Мелиоратор” җәмгыятен уңышлы эшләтеп килүче Хәниф Нәкыйп улы Бариев хакында.

Ул күпкырлы шәхес. Үзе турында бик ачылып сөйләргә яратмаса да, югарыдан килгән мактау кәгазьләре аның көчле энергияле, һәрвакыт уңышка омтылучан булуы хакында сөйли. Һәм моның дәлиле булып аның тормышы тора... Гади генә слесарьдан башланып киткән хезмәт юлында еллар үтү белән төрле вазифаларга алынырга туры килә аңа, тик беркайчан да аска тәгәрәми ул, вак-вак адымнар белән булса да гел өскә атлый. Максатчанлык белән янәшә атлаучы Хәниф Нәкыйповичка мондый тырышлык, әлбәттә, әти-әни тәрбиясе белән салынган. Курмала авылында гади колхозчылар Нәкыйп абый һәм Равилә апа гаиләсендә алты баланың бишенчесе булып үсә ул. Кул арасына керә башлау белән мәктәптән кайткач коедан су ташу, малларның тиресен түгү, йорт тирәсендәге башка эшләрне башкару да Хәниф җилкәсенә дә төшә. Арада иптәшләр белән рәхәтләнеп уйнап алулар да онытылмый. Конюшняда атлар караучы әнисенә ярдәм итәргә йөреп, атларны ярата башлавын да, аннары ел саен Сабантуйларында ат чабышларында катнашуын да сагынып, чын күңеленнән рәхәтләнеп сөйли юбиляр. Җәй буе абыйлары һәм энесе белән көтү көтеп, колхоз басуларыннан печән, сенаж төяп тә әти-әнигә аз булса да ярдәм итеп үсәләр. Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнгән Хәниф мәктәпне тәмамлагач та читкә китәргә ашыкмый, үз җирлекләрендә урнашкан “Сельхозтехника”ның мехотрядына слесарь булып урнаша, азрак “Т-40” тракторында да эшләп ала, параллель рәвештә шоферлыкка укып, 1977 елның язында Армия сафларына алына. Биредә дә шоферлык хезмәтен башкара егет. Тырышлыгын күреп командирлары әти-әнисен Рәхмәт хатлары белән дә сөендерәләр. Солдат шулпасын эчеп, туган якларга яңадан әйләнеп кайткач та элеккеге эшен ташламый. Шунда эшләгән чагында ул Бауман исемендәге ветеринария институтына документларын тапшырып карарга була. Моңа әлбәттә, кечкенәдән малларны, кош-кортларны ярату, авыртканнарын сизсә аларны дәваларга омтылу, ел саен кышын ишегалларына җыелырга яратучы күгәрченнәр арасында оча алмый утырганнарын күрсә аларны өйгә алып кереп җылыту, сөт эчерүләр дә этәргәндер, күңелендә бөреләнеп килгән уйларын тормышка ашыру теләге дә көчле булгандыр, имтиханнарын уңышлы тапшырып, егет студент булуга ирешә. Казанда уку елларында да тормышын төрле эшләр белән үреп алып бара ул, әти-әни ярдәм итәр дип көтми, эшнең ниндиеннән дә чирканмый.

Балтачын ярату һәм аны башка бер генә район яки шәһәргә алыштырасы килмәү теләге яшьлек елларыннан бик көчле була Хәниф Нәкыйповичта. Юллама белән генә эшкә кайта торган заманалар булса да, үзен практикага кайткан вакыттан күрсәтеп, укуын тәмамлауга Ленин исемендәге колхозга маллар табибы буларак кайтып эшкә урнаша. Нәфыйк Әхәтович кул астында нибары бер генә ел эшләп кала ул һәм аннары яңа җитәкче Хәкимулла Сибгатуллович белән аңлашып, матур итеп эшен дәвам итә.

– Бик күп сыерларның аяклары авырткан вакытлар иде ул, фермадан кайтып кермәдек дип тә әйтерлек. Тик дәвалап, бу чирдән җайлап котыла алдык, – дип искә ала эшли башлаган елларын юбиляр. Биредә өч яшь белгеч булалар алар – Тәүфыйк Гыйләҗев, Наил Габдрахманов һәм Хәниф Бариев. Агроном, инженер һәм маллар табибы. Бер карасаң, өчесе өч юнәлеш сыман, тик бу егетләрдә бердәмлек, дуслык шуның кадәр көчле була, алар һәрчак бер-берсенә гел булышып хезмәт итәләр. Үзләренең остазлары, берсеннән-берсе файдалы киңәшләре белән күп кенә эшләргә өйрәткән Хәкимулла Сибгатулловичны Хәниф Нәкыйпович әле дә олуг хөрмәт белән бик еш искә ала. Аның белән эшләгән елларда туплаган хезмәт багажы бүген дә ярдәм итүен ассызыклый ул. Биш ел маллар табибы булып эшләгәннән соң, баш зоотехник дәрәҗәсенә күтәрәләр аны. Ленин исемендәге колхозның гөрләп эшләгән, сөт савучыларның алдынгылыкны бирмәгән данлыклы еллары була ул. Хезмәтен югары бәяләп, олуг бүләк – “ТРның атказанган зоотехнигы” исеме дә тапшыралар. Унбиш ел эшләү нәтиҗәсендә үзен күрсәтә алган белгечне районның авыл хуҗалыгы бүлегенә терлекчелек буенча бүлек җитәкчесе итеп билгелиләр.

Биредә тагын да тәҗрибә туплап, 1999 елдан “Түнтәр” колхозына рәис буларак сайлана.

– “Түнтәр”дә дә мин Хәкимулла Сибгатуллович өйрәткән, аннан өйрәнгән алымнар буенча хезмәтемне башлап җибәрдем, – дип остазына карата тагын бер кат хөрмәтен искәртеп үтте Хәниф Нәкыйпович. Башын имичә алга бару, үз максатына тугры калу биредә дә ярдәм итә аңа. Иң беренче чиратта терлекчелектә ике сменалы эш булдыра ул, аннары колхозчыларга уңайлы булсын дип печәнне өйләренә рулонлатып кайтарып бирүне оештыра. Һәрбер эштә төгәллек, җиренә җиткереп эшләүне таләп итүче, үзенә дә шундый ук шартлар куючы Хәниф Нәкыйповичның бүгенге хезмәт урынында да эшләре гөрләп бара. Балтач белән генә чикләнмичә, Арча, Әтнә, Биектау, Теләче, Яңа Чишмә районнарында да эшләп, үзләрен күрсәтә алган коллектив җитәкчесе ул. 2001 елда “Мелиоратор”га килеп эшли башлаганда “Татмелиорация” белгечләре белән уртак тел табып, бу вазифасына да җиңелдән кереп китә ул. Шул елларда яңа гына эшкә билгеләнгән “Татмелиорация” җитәкчесе Әнвәр Залаков белән дә 2018 елга кадәр бер-берсен аңлап, һәрчак киңәшеп, матур уңышларга ирешеп эшләү насыйп була аңа. (Тик узган ел бу тырыш җитәкче мәрхүм булды. Әлеге искә алуыбыз Әнвәр Мәхмүтович рухына дога булып барып ирешсә иде).

Егерме елга якын “Мелиоратор” җәмгыяте белән җитәкчелек итеп, “ТРның атказанган мелиораторы” исеменә лаек булган юбилярның хезмәтләре елдан-ел югары бәяләнә бара. Басуларга сугару системаларын эшләү, чишмәләргә икенче сулыш өрү, чүплекләрне юкка чыгару, плотиналар төзү һәм төзекләндерү кебек күп кенә эшләр башкарып киләләр. Һәм әлеге эшләрнең һәрберсен җитәкче ныклы контрольдә тотып, сыйфатлы башкарылуын күзәтә.

Кайда гына эшләсә дә, коллектив белән уртак тел табып эшли алуы җитәкче турында күпне сөйли. Эшчеләргә карата таләпчән, ләкин шул ук вакытта бик ярдәмчел һәм юмарт булган Хәниф Нәкыйповичны аның кул астында эшләүчеләре дә чиксез хөрмәт итә. Шушы еллар эчендә сыналган, ләкин янәшәсендә калган тугры дуслары да җитәкченең чын йөзен ача: “Хәнифне белә башлаганыма бик күп еллар инде. Аның һәрнәрсәгә кызыксынуы көчле булды, эшкә бөтен барлыгы белән бирелә торган шәхес ул. Максатчан, үзалдына куйганын эшләмичә туктамый һәм һәрчак булсынга дип тырыша. Кайда гына эшләсә дә, беренчелекне бирмәде, әле дә шулай. Нинди генә гозер белән барсаң да, ярдәм кулы сузарга атлыгып тора. Моннан соң да матур итеп, аңлашып эшләргә һәм аралашырга язсын иде”, – дип изге теләкләрен җиткерде “Төзекләндерү” оешмасы җитәкчесе Наил Габдрахманов.

Тынгысыз җитәкче иганәчелек ярдәменнән дә читтә калмый. Авыру сабыйларга, гаиләләренә төрле бәла-каза килгән райондашларга көченнән килгәнчә ярдәм итеп тора. Балтачыбызда чаңгы спорты үсешенә дә үз өлешен кертә.

Аның хезмәт кабинетын төрле Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары, күңел түрен әти-әнисеннән алып калган хәер-фатихасы, ә тормышын биш баласы һәм оныклары бизи. Сөенечләрен ихластан уртаклашучылары да, әти диеп куенына сыешучылары да, һәрбер уңышлары белән горурландыручылары да, иртәгеге көнгә ышанычлары да алар. Хәниф Нәкыйповичныкы сыман үзеңнән соң күрсәтеп сөйләрдәй эшләрең, дәвамчыларың булганда, үткән гомергә уфтанмый, киләчәккә шөкер итеп, һәрбер көнгә сөенеп яшәрлек шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев