Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ачның ачуы яман...

Русиядә азык-төлек карточкаларын кулланышка кертү - өлгереп җиткән мәсьәлә.

Бу хакта «Экономист» журналының баш мөхәррире, икътисад фәннәре докторы, МДУ профессоры Сергей Губанов, мәсәлән, болай дип белдерде:

«Бездә бөтен җирдә дә кабул ителгән карарларны үтәү проблемага әйләнә. Без кәгазьдә менә дигән карарлар кабул итә алабыз, әмма башкаруга җиткәч, клан-олигарх системасының бөтен “бизәкләре” күренә башлый. Кызганычка каршы, бу федераль дәрәҗәдә генә түгел, ә төбәк дәрәҗәсендә дә бар», — диде Губанов.

Ул билгеләп үткәнчә, микроолигархларны һәр дәрәҗәдә табарга була. Профессор фикеренчә, мондый кешеләр, дәүләтнекен шәхси әйбергә әйләндереп, азык-төлек карточкаларыннан табыш алыргә тырышачак. Аның фикеренчә, дәүләттән мондый ярдәмне гаилә керемнәре бер кешегә 1,5 МРОТтан артмаган русиялеләр алырга тиеш. Ягъни ил халкының 50 процентка якыны, ә кайбер депрессив төбәкләрдә бөтен халык диярлек.

Икътисади сәясәт институтының өлкән эксперты Сергей Жаворонков азык-төлек карточкаларын кертүне яхшы идея дип саный. «Күпләр продукт карточкаларын Советлар Союзындагы талон белән бутый. Хәзерге идея АКШ тәҗрибәсеннән алынган. СССРда дефицитны бүләләр иде, ә бу очракта хәерчеләргә акча түгел, ә карточка бирелә, аны азык-төлек товарларына түләгәндә генә файдалану мөмкин булачак», - дип аңлатты икътисадчы.

Гражданнарның әлеге карточкага алкоголь, тәмәке яисә наркотиклар сатып ала алмавы мөһим, дип билгеләп үтте ул. Аның фикеренчә, әлеге башлангычка бюджетта акча бар һәм кибетләрнең күбесе мондый карталарны кабул итәргә әзер.

Хәбәр ителүенчә, Русия Дәүләт думасы фракцияләре башлыклары белән очрашуда Президент Владимир Путин, ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский башлангычына җавап рәвешендә, аз керемлеләр өчен азык-төлек карточкаларын кертү мәсьәләсендә үз фикерен белдерде. «Без сезнең белән бу хакта фикер алышкан идек инде, һәм Хөкүмәткә дә бу теманы өйрәнергә куштым. Хәл ителергә тиешле уңай һәм проблемалы мәсьәләләр дә бар. Әмма бу хакта уйларга мөмкин», - диде Президент.

Шул ук вакытта Министрлар кабинеты башлыгы Михаил Мишустин Хөкүмәтнең русиялеләргә азык-төлек карточкалары белән ярдәм итәргә җыенмавын белдерде, дип яза Кызыл таң.

 

Фото:ok.ru

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр арта азык-төлек картасы