Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әдәби Сабан туе» (фото)

Районыбыздан актив әдәби марафончылар «Әдәби Сабан туе» чарасына катнашып кайттылар.

Районыбыздан актив әдәби марафончылар 11 август көнне Апас районы Апас шәһәр тибындагы поселогы янында урнашкан Сабан туе мәйданында үткәрелгән «Әдәби Сабан туе» чарасына катнашып кайттылар.

Әдәби Сабан туе нәкъ милли бәйрәмебез Сабан туе кебек Бирнә җыю (Әрәпә җыю) йоласы белән башланып китте. Чараны тантаналы төстә Әдәби Сабан туе флагын күтәреп башлап җибәргәннән соң үзешчән артистларның дәртле җырлары белән дәвам итте. Махсус кунак Сөмбел Билалова барлык марафончыларны мәйдан уртасына җыеп җырлатты да, биетте дә.

Әдәби Сабан туе барышында Татарстан язучылар берлегеннән кунакка килгән язучы-шагыйрьләр әдәбият сөючеләр белән аралаштылар, фотосессиядә катнаштылар, автографлар өләштеләр.

Ә инде чараның төп өлеше булган Әдәби көрәш бәйгесе бер генә катнашучыны да битараф калдырмады. Һәр район тамашачысы үзенең финалистына көч биреп торды.
«Әдәби марафон» кысаларында үткәрелгән Әдәби көрәшнең беренче туры нәтиҗәләре буенча балалар һәм яшүсмерләр категориясендә Хәбибрахманова Нәргизә II турга финалга узган иде. Барлыгы 16 финалист арасыннан Нәргизәбез 2 нче урынга лаек булды! Афәрин!!! Нәргизәгә алга таба да зур уңышлар!!!

Әдәби марафонда катнашкан марафончылар арасыннан беренче өчлеккә кергән районнар сәхнә түрендә урын алып күренекле татар язучылары тарафыннан котлаулар кабул иттеләр. Әдәби марафон кубогы Саба районы марафончыларына тапшырылды. Икенче һәм өченче урыннарда Сарман һәм Апас районы марафончылары. Афәрин!!!

Сабан туенда «Авылым гүзәллеге» проектында катнашып финалга үтүчеләр дә сәхнәдә бүләкләнделәр. Районыбыздан финалга үтүчеләр Көшкәтбаш авылыннан Ганиева Гөлшат, Гарифуллина Лилия апалар һәм Чепья авылыннан Камалова Гөлүсә. Афәрин!!!

Сабан туе булгач килгән кунаклар милли һәм спорт уеннарында да көч сынаштылар.
Әдәби марафончылар рәхәтләнеп ял иттеләр, очраштылар, күрештеләр. Кыскасы, икенче Әдәби Сабан туена кадәр җитәрлек күтәренке кәеф, рухи байлык алып кайттылар.

2017 елдан бирле үткәрелүче дөньякүләм әдәби марафон торган саен колач җәеп үсә-камилләшә. 2024 нче елдан Әдәби марафон бик глобаль, бик көчле һәм зур чараларның берсенә әверелер дип хәбәр итә проектның җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды җитәкчесе, «Белем. ру» директоры Раил Гатауллин.
Татар әдәбиятын яратучылар, татар телен хөрмәт итүчеләр әлеге проектта катнашырга ашыгыгыз! Милләтебез киләчәге телебез аша үсеп килүче буенга тапшырыла!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе әдәби