Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Адмкомиссия өске урамнарга юл тотты (+фоторепортаж)

Район башкарма комитеты каршында оешкан адмкомиссия кабаттан бистәнең Ә. Мазһаров урамындагы тәртипне барып карады, канәгатьләнерлек дип тапты, дөрес, кушылган объектлар, төзелеш әйберләре әле барысы да алып бетерелмәгән, әмма инде боз кузгалган.

Адмкомиссия чираттагы рейдына – коммунальный өстендәге микрорайонга юнәлде. Биредә капка төпләрендә авыр транспортлар, авыл хуҗалыгы техникалары торуы очрамады, әмма чүп баскан участоклар күп. Хуҗалыклар тәртип, тик салына башлаган, яки әле төзелеп бетмәгән, әмма кеше тормаучы өйләрнең территорияләрен әремдер, алабутадыр, әрекмәндер баскан. Хәзер аларны чабарга да кыендыр, чөнки юанайганнар, картайганнар.
Ничек кенә булмасын, җирне алгансың икән, аны инде максатчан файдаланмыйсың, яки әле өлгермисең икән, һичьюгы чиста тотарга кирәк, - ди Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты башлыгы Илдар Габдрахманов. - Әле карый башласаң, җир бер кешегә бирелгән, икенче кешегә сатылган булып чыга. Күреп торасыз, өске урамнарда печәне чабылмый яткан участоклар бик күп.
Чалгы тотып, чапкыч тотып чабарга да чабарга биредә. Аннан шуңа игътибар ителде, үз участогын чапкан да, участок кырыен калдырган, дәүләт җире анысы дигәндер инде. Киртәләп алып карасаң, капка төбе булып чыга инде ул аның.
Каз-үрдәк асраучыларның үз участокларыннан тыш анда-монда оя корулары күзгә чалына, - ди район башкарма комтеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин. - Бу да урамнарны ямьсезли.
Комиссия бер урынга ике тапкыр бара, өске урамдагыларга да ун көн эчендә чабасы печәннәрне чабып, участокларны чистартып кую сорала. Вакыт табып бер барып, карап кайта алсагыз әйбәт инде. Икенче юлы штрафка тартыла күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев