Адымнары хикмәтле
Як-ягына карамый гына, эре адымнарын санап, үз уйларына бирелеп Балтач районының Яңа Салавыч авылы урамыннан Рауза апа Зиннәтуллина атлый.
Яңгул авылыннан Яңа Салавыч авылына данлыклы комбайнчы Мөбарәкша абыйга хәләл җефет булып килгәннән бирле шулай - җайлап кына, ипләп кенә күрше авылга - үзе укыткан Салавыч урта мәктәбенә, көн дәверендәге эшләрен күңеленнән барлап, җәяүләп эшкә бара, һәм шушы сукмактан гаиләсен – улын, ирен, кайнанасын уйлап, тормыш-хезмәт мәшәкатьләрен санап эштән кайта. Бу үзе генә булганда шулай, ә менә янәшәсендә берәр юлдаш булса, алар арасында дөньядагы иң кызыклы әңгәмәләрнең берсе баруына һич шик юк. Шуңа да Рауза белән барганда алдагылар артка калмаска, арттагылар алга чыгарга маташа, матур сөйләм теле, үткен фикер, өстәвенә юмор хисе берәүне дә битараф калдырмый.
Рауза апа 40 елга якын балаларга химия фәненнән белем бирде. Дәресләре бик кызык үтәдер иде, тактага язып аңлата башласа тактадан, таяк тотып Менделеев таблицасына үрелсә, таблицадан күзләребезне алалмадык. Ә Рауза апаның таягы озын, түшәмгә чаклы куелган таблицаның һәр элементына җитәрлек. Шулкадәр үтемле, тәмле иттереп аңлатыр иде ул теманы, ипи белән аш ашагандай, бал белән чәй эчкәндәй йотып барыр идек. Бәйрәмнәр җитсә, авыл сәхнәсенә доклад белән чыга. Аны тыңларга клуб тутырып киләләр, чөнки матур сөйли, яхшы оратор, риторик- революциясен үткәреп, Советлар союзын корып куя да, үз сүзе, үз фикере белән тәмамлый. Әле дә төрле чараларда Рауза апага сүз бирелүен алкышлап кабул итәләр, йотлыгып тыңлыйлар. Искиткеч кызыклы әңгәмәдәш ул, күп белә, һәрнәрсәгә үзгә карашы бар, кыю сүзле, тирән фикерле. Аның өстәленнән район, республика матбугаты өзелми. Арада “Ватаным Татарстан” гомерлек юлдашы булды, нинди яңа закон чыккан, кайсы өлкәдә нинди яңалыклар бар, кая-нинди үзгәрешләр кертелгән, барысын да иң беренчеләрдән булып яраткан газетасы аша укып белде, кешләргә ярдәм иткәндә дә матбугаттагы язмаларга таянды. Әле дә шулай, әле дә Рауза апаның өеннән кеше өзелми, олысы-кечесе хәл белешеп тә, киңәш-табышка да килә. Килгән кешегә аның каршы якты, рәхәтләнеп бер сөйләшеп кайтыйм әле дип әйтүчеләр аз түгел. Авылдашым, хезмәттәшем, укучысы Гөлфара апа Габдрахманованың әйткәнен бер дә онытмыйм: “Рауза апа белән көтү көтеп килдем әле, – ди берсендә безне кызыктырып. – Мәктәп елларын яңарттык. Шундый кызык хатирәләр... Рауза апа яныннан һич китәсе килми. Читкә киткән сыерларны да тиз генә чыбыркылап куып киләм дә, Рауза апа янына ашыгам”. Үзенә магниттай тартып торучы мәгариф ветераны яшьләр белән яшьләрчә, олылар белән олыларча сөйләшә белә. Хезмәт еллары эчендә директор урынбасары булып эшләде, сыйныф җитәкчесе булды. “ Рауза Фәләхиевна Алмаз улымның сыйныф җитәкчесе иде, – дип искә ала Салавыч мәктәбендә ике улы да белем алган Әлфинур Әшрәпова.– Рауза апа бер генә җыелышта да укучыларны хурлап сүз әйтмәде. Кирәк икән, әти-әни белән аерым сөйләште. Үз укучыларын какмады, хурламады, гел яклады.”
Урам буйлар Рауза апа килә... Һаман да шул эре-эре адымнар... Үзалдына караган. Күңеле белән нидер барлый, җайлый, майлысын майлый... Әнә шулай 80 яшенә таба атлый ак әби. Кайнанасы белән ире дә мәрхүм инде. Икесен дә карап, тәрбияләп соңгы юлга озатты. Урын өстендә яткан кайнанасының урын-җире һәрчак чиста, үзе карауда булды. Көчле авырудан савыга алмый тилмергән ирен дә хастаханә юлларында күтәреп диярлек йөртте. Улы Раушанга җылы оя бүләк иткән кадерле әни булды.
Кая гына бармасын, Рауза Фәләхиевнага һәркем яратып сәлам бирә, тау башындагы мәчет манарасындагы ай да куанып карый сыман. Чөнки Рауза апа Яңа Салавыч авылын мәчетле итүдә башлап йөрүче. Эшне оештыручы, мәчеткә кагылышлы һәр мәсьәләне сөйләшеп, җиренә җиткереп хәл итүче яки хәл иттерүче. Хәзер исә мәчетнең 10 еллыгына әзерләнеп йөргән мәле, янә барлыйсы, янә җайлыйсы... Әле җыр-бию сөюче оныклары белән бәйгеләргә йөрергә кирәк, яраткан өч оныгы – ике кызы белән улы “әби-әби!” дип кенә торалар, пандемия чорында да бәйгеләрдә онлайн катнашалар. Килене Алиядән дә бик уңды Рауза апа. Үзе кебек эшчән, әни дип кенә торучы килен насыйп булды аңа. Кызык ул Рауза апа:
”Мин Алиягә килен булып төшүгә үк әйттем, бездә көндез өйдә телевизор карау юк”, дидем. Шуның белән шул булды”, дип көлә . Сөбханалла, хезмәт белән көн күрәләр, күп итеп мал-туар асрыйлар, йорт-җирләрен, каралты-кураларын гел яңартып торалар. “Рауза апаның бөтенесе дә законный булыр аның”, диләр белгән кешеләр. Мөхтәрәм шәхеснең тагын бер үзгә ягы бар, ул бик ярдәмчел. Булышыр кешесе булмаганнарга киңәш кенә биреп калмый, урынга барып, сөйләшәсен дә сөйләшә, кирәк булса “авыр ишекләрне” дә ачып керә. Бигрәк тә авыру кешеләргә зур ярдәмнәр кылган кеше ул. ”Әниебез яман җирдән үлде, беләсең, – ди сыйныфташым Рәнис Фәйзрахманов. – Рауза апаның да безгә ничек булышканын беләсең. Урын өстендә ятканда да әнинең хәлен белеп торды, күмү йолаларын оештыруда да ярдәменнән ташламады”. Авылда гына түгел, районда да күркәм шәхесләребезнең берсе булган, игелекле хезмәт юлы үткән, лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшләреннән арынмаган киң күңелле, ихлас җанлы, рәхимле Рауза апага хәерле гомерләр насыйп булсын һәм җәмгыятебездә аның кебекләр күп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Хормэтле, Рауза апа! Сезне юбилеегыз белэн котлыйм.Сезгэ сэлэмэтлек,жан тынычлыгы олыгайган конегездэ.кадерле дэу эни булып озак яшэгез, сез мона бик лаек,мин сезгэ сокланам.Оегезгэ ике бардым 3икесендэдэ хайваннар карап йори идегез .Сезгэ шаклар катырлык олы яшьтэ диптэ тормагансыз мал туарлар белэн шогеллэнугез узе бер батырлык.СЕЗГЭ ХЭЙКЭЛ КУЯРЛЫК ШУНДЫЙ САБЫР ,ШАТ КУНЕЛЛЕ БУЛЫП КАЛЫГЫЗ.СЕЗНЕ ХОРМЭТ ИТУЧЕ УКУЧЫГЫЗ ФЭЙРУЗЭ
0
0