Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аерым игътибар, аерым хөрмәт. Кемнәргә? (+фото)

Аллаһыга шөкер, авылыбызда өлкәннәр караусыз түгел. Алдагы көннәрдә дә шушылай бергә-бергә яшәргә язсын иде.

Халыкара өлкәннәр ункөнлеге бара. Без өлкәннәр бу чорны көтеп алабыз, чөнки бу көннәрдә аерым игътибар, аерым хөрмәт күрсәтелә безгә. “Якты юл” хуҗалыгы быел кайсы өлкәдә эшләп пенсиягә чыгуыбызга карамастан, 55 яшькә җиткән хатын-кызларга, 60ка җиткән ир-атларга икешәр килограмм сыер мае өләште. Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән оештырылган җанлы, матур концертта бәйрәм рухы бүләк итте.

Авылыбызның өлкәннәре үзләре дә актив тормыш рәвеше алып баралар. “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә беренчеләрдән булып бер “КамАЗ” машинасы азык-төлек тапшырдык.

Өлкәннәр, мәчеткә йөрүче яшьләр белән мәчет территориясен җыештыру, төзекләндерү белән шөгыльләндек. Хуҗалык көче белән түбән оч зиратына таш юл җәелде, үзара салым акчасына мәчет юлына асфальт түшәлде.

Аллаһыга шөкер, авылыбызда өлкәннәр караусыз түгел. Алдагы көннәрдә дә шушылай бергә-бергә яшәргә язсын иде.

Тәгзимә Сәгтдинова
Куныр авылы

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Куныр авылы өлкәннәр