Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Афәт борчый

Куркыныч чирдән район халкын саклау чаралары, гигиена таләпләрен пропагандалау даими алып барыла.

Мәсәлән, районыбыздагы бер зур оешмада эшкә килүчеләрнең тән температураларын үлчәп, сәламәтлеген тикшереп кертәләр, эш бүлмәләренә кварц лампочкалары урнаштырылган. Хезмәткәрләрдән эш урыннарында маскалардан булу таләп ителә.

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә коронавирус белән бәйле куркынычлар аркасында кибет киштәләренең бушап калуы турында хәбәр йөри. Халык ярма, май, ипи һәм сөт запасларын булдыру максатыннан кибетләргә ашыкты. Без исә әлеге вәзгыятьне үз күзләребез белән күрү һәм ачыклык кертү нияте белән Балтач бистәсенең берничә кибетенә юнәлдек. Кибет киштәләре продукция белән тулы. Ипи, сөт, ярма һәм май элеккеге кебек күләмдә. Ил башлыгы коронавирус аркасында азык-төлекне күпләп сатып алмаска чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус