Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Агач күмере сатып баеп булмый, әмма яшәп була”, - ди Чапшар егете Раушан Шиһабетдинов

Чапшар егете Раушан Шиһабетдинов ун елга якын инде утын күмере җитештереп сату белән шөгыльләнә.

Башта Норма тавы өстендәге асфальт завод территориясендә эшләсә, елга якын инде Киров өлкәсенә чыгып эшли.
- Анда утын проблемасы юк, җитештерүне арттырырга да була дип уйладым, - ди ул үзе. - Баштагы мичләр-мичкәләр кечкенә иде, хәзер берьюлы 1,5 тонна күмер чыга торган мичкәләр урнаштырдык. Шул сәбәпле эшчеләр дә артты, унлап кеше эшли. Мин исә әзер товарны урнаштыру белән шөгыльләнәм. Яшәвен әле дә Чапшарда яшим. Элек бөтен Татарстан буенча йөрдек. Хәзер конкуренция зур. Районда да бу эш белән шөгыльләнүчеләр бар, башка районнарда да, Мари, Киров өлкәләрендә дә үз белгечләре. Шулай да товар үтми дип зарлана алмыйм. Казанда, үзебезнең районда сатабыз, кафе, рестораннар белән ел әйләнәсе эшлибез.
Дөрес, ул җитәкләгән коллектив тонналы зур заказлар белән эшләми. Әзер күмерне сату, хезмәт күрсәтү нокталарына бишәр-унар капчыклап өләшәләр. Тамчыдан күл җыела дигәннәре шушыдыр. "Бу эш белән үземне, гаиләмне туендыра, тагын унлап кешене эшле итә алдым, мин канәгать", - ди Раушан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250