Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аюныкылар бар халыкны кузгатты яки конкурс әкәмәтләре (+фото, видео)

Куныр авылында яшәүче Гөлнара һәм Илдар Әшрәфҗановлар соңгы көннәрдә интернет йолдызына әйләнде.

Арттырып язу түгел, чыны шул. Ничек алай булган ул дисезме?

Гөлнара белән Илдар икесе дә Куныр авылында туып, биредә урта мәктәп тәмамлап, һөнәри белем алгач, гаилә корып, төп нигездә яшәп калган парлар. Икесе дә үтә ачык, гади, киң күңелле, сүзгә тапкыр, юмор хисле. Төп нигезне балкытып, әниләрен хөрмәтләп, кунакка кайткан туганнарны якты йөз, тәмле сый белән каршы алып, матур итеп озатып калып, күпләргә үрнәк булып яшиләр. Кызлары Диләрә белән Дилбәр дә үз үрнәкләрендә бик тәрбияле кызлар булып буй җитәләр.

Илдар “Якты юл” җәмгыятенең  алдынгы механизаторы, Гөлнара урта мәктәптә укытучы булып эшли. Бер караганда башкалардан берни белән дә аерылмый кебек алар. Әмма матурлыкны яратулары һәм шул матурлыкны үз куллары белән тудырып, башкаларга бәйрәм рухы бүләк итә алулары белән аерылып торалар.

Ел саен Яңа еллар якынлашкан  мизгелләрдә Әшрәфҗановлар капка төбе сихри бер әкият дөньясын хәтерләтә. Биредә төп герой – аю. Моның сәбәбе дә бар, әлеге нәселнең кушататы аю. Шуңа да сыннар патшалыгын ел саен аю бизәп тора.

- Сыннарны ел саен ясыйбыз. Әлеге хезмәт күңелебезгә рәхәтлек бирә. Нык салкын булган елны һәм  кар аз яуган елны гына ясамый калдык. Әмма ул елларны да каралты-кураны гирлянда беләнн бизәдек. Сыннарны тормыш иптәшем Илдар, кызларыбыз Диләрә, Дилбәр белән бергәләп ясыйбыз. Идея авторы -  Илдар. Нәнә исә сын ясауда төп контролер. Без тыштан керешкә, тәмле чәйләрен әзерләп, эшебезгә бәя һәм киңәш биреп каршы ала. Кар күп булса, нәрсә ясасаң да була. Эштән арып кайткач, рәхәтләнеп бер ял итү бит ул, күңел ял итә, -  ди Гөлнара.

Сүз башым бит шүрәле дигәндәй, быел “Татмедиа” җәмгыяте Әшрәфҗановлар кебек үз тырышлыклары белән матурлык тудыручылар арасында “Ә менә безнең ишегалдында...” дигән конкурс игълан иткән иде. Үзләре үтә тыйнак булганлыктан, алар конкурста катнашырга теләк белдермәде. Әшрәфҗановларның иҗат җимешләре хакында безгә күршеләре хәбәр итте.

Конкурсның район этабында Илдар белән Гөлнара җиңү яулап, республика этабында Балтач данын яклады.

Бәйге нәтиҗәләре тавыш бирү ярдәмендә бәяләнде. Шуңа да бу эшкә халыкны җәлеп итү кирәк иде.

Сыннар ясау бик җиңел булган икән. Тавыш бирүе... бар халыкны кузгатырга туры килде. Әллә кайдагы дусларны, туганнарны эзләп табып элемтәгә чыктык. Форсаттан файдаланып, безнең өчен тавыш биргән туганнарга, күршеләргә, авылдашларга, хезмәт коллективларына, танышларга-таныш булмаганнарга рәхмәт белдерәбез, ди Әшрәфҗановлар гаиләсе.

Әлеге гаилә өчен җан атуда иң борчылганы мөгаен Илдарның сыйныф җитәкчесе Гөлнур Хәбибуллина булгандыр. Инде күптән лаеклы ялда булса да, һәрбер укучысының уңышы өчен шатланып, борчуларын үз йөрәге аша үткәргән мөгаллимә ул Гөлнур Габделфәртовна.

- Ярый әле бу конкурс булган, аралашырга бер сәбәп булды, көн дә хәл белештек, - ди ул.

Менә шулай, аюныкылар бар халыкны кузгатты, бу конкурс  әкәмәтләре хакында торып-торып искә алырбыз әле. Сыннар янәшәдәгеләргә  матурлык бүләк итсә, конкурслар исә бертөрле гадәти тормышыбызга башкача төсмер бирде. Иң мөһиме, хәл белешергә, аралашырга, туган һәм дуслар өчен җан атарга сәбәп булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс аю