Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ак Барс» банк ачык акционерлык җәмгыятенең сессия утырышы узды (фото)

Котлыйбыз!

Казанда «Ак Барс» банк ачык акционерлык җәмгыятенең сессия утырышы узды. Йомгаклау сессиясендә «Ак Барс» банкының Балтачтагы өстәмә офисы җитәкчесе Айнур Фоат улы Хәйретдинов та катнашты.

Утырышта, банк системасын үстерү һәм камилләштерүгә үзеннән өлеш керткәне, бизнеста лидерлык позицияләрен саклап, профессионаллар командасы белән уңышлы җитәкчелек иткәне өчен Айнур Фоат улы Хәйретдиновка «2023 елның икенче яртыеллыгы йомгаклары буенча өстәмә офисның иң яхшы җитәкчесе» Грамотасы, ә банкның менеджеры Илмира Вазыйх кызы Корбановага югары дәрәҗәдәге профессиональлек, үсешкә омтылыш һәм үз эшенә җаваплы карашын бәяләп Рәхмәт хаты тапшырылды.

«„Ак Барс“ банкының Балтачтагы өстәмә офисында югары һөнәри осталыкка ия хезмәткәрләр хезмәт куя. Еллык эшчәнлек дәрәҗәсе уңай саклануда коллективның өлеше зур, аларга рәхмәтемне белдерәм!»- дип билгеләп узды өстәмә офис җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия Ак Барс Банк