Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак бәхеткә капка ачып

Сигезенче мартта Мөҗиповлар гаиләсе зурлап Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтте. Казаннан уллары Булат белән Нияз гаиләләре белән кайтып Фәридә ханымга олы бүләк ясаган иде. Нәкъ бер айдан һәммәсе дә төп йортка җыелып, янәдән гөрләтеп бәйрәм итәчәк. Чөнки 8нче апрель көнне Фәридә ханымның 55 яшьлек күркәм гомер бәйрәме. Бу матур юбилеена...

Аккан сулар, үткән гомер диген. Вакыт дигәнең кай арада үткән дә, кай арада 55 яшьлек юбилей җиткән. Юкса, бар да әле генә кебек.
... Карлар эреп, җир күренгән, апрель кояшы мул итеп нурын чәчкән көннәрдә дөньяга аваз сала Фәридә. Шуңадырмы аның холкы да язгы табигать кебек нечкә, апрель кояшы кебек якты, яз җилләре кебек йомшак. Тыныч холкы, туганчылыклы һәм үтә дә ихтирамлы булуы исә әтисе Фәрит, әнисе Лена ападан күчкән иң күркәм сыйфатлар дияргә кирәк. Энесе Фәнил белән сеңлесе Гөлшат өчен һәрвакыт терәк, һәрчак таяныч булып буй җитә Фәридә. Кечкенәдән укытучы һөнәрен үз итә.
«Укуга, мәктәпкә мәхәббәт хисен беренче укытучым Асия Сөләйманова тәрбияләде» дияргә яратса да, Фәридәнең укытучылар нәселеннән булуын онытмаска кирәк. Нәсел һөнәренә хыянәт итми ул, үзен мөгаллимлек эшенә багышлый. Һәм әйтергә кирәк ялгышмый. Бик данлыклы, төпле белемле, иҗади башлангыч сыйныф укытучылары әзерләүче Арча педучи-лищесында белем ала. Хезмәт юлын Бөрбаш Сәрдегәне башлангыч мәктәбендә башлап җибәрә. Мәктәптә бер генә укытучы буларак, директор, бухгалтер һәм башка Вазыйфаларны да башкарырга туры килә. Ә бу үз чиратында яшь мөгаллимә өчен зур тормыш тәҗрибәсе була. Бераздан Норма урта мәктәбендә эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтына укырга керүе, тормышка чыгуы, бер-бер артлы улларының дөньяга килүе Фәридә ханым өчен иң олы куаныч, шатлык булып, тормышын тагын да бәхетле итә. Биш малайлы гаиләгә килен булып килгән Фәридә тиз арада Мөҗиповларның үз кешесенә әйләнә. Бүген дә шулай. Алар гаиләсендә синең туган, минем туган дигән сүз юк. Барысы да үзләренеке. Шулай булмаса, инде ничә еллар шулай матур итеп яшәрләр идеме? «Василым бик яхшы кеше бит минем. Шөкер улларыбызны да ярдәмчел һәм кешелекле итеп тәрбияли алдык. Киленнәребез Фәридә белән Әдилә дә кызларыбыз күк, күз генә тия күрмәсен. Берсеннән-берсе кадерле оныкларыбыз белән дә бәхетле без», ди Фәридә ханым хатын-кызның бәхете нидән гыйбарәт дигән соравыма каршы.
Табигатькә үлеп гашыйк Фәридә ханым гөлләр үстерергә, якыннарын тәмле ризыклар белән сөендерергә, җәен мәш килеп яшелчә бакчасында эшләргә ярата. Эшендә дә гел игътибар үзәгендә ул. Озак еллар укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән тәҗрибәле укытучы иңендә күпме хезмәт, күпме җаваплылык. Ә ул бер дә уфтанмый, үз эшен яратып, күңел биреп, намус белән башкара. Хезмәтендәге уңышларын бәяләр өчен Фәридә ханымга бирелгән бүләкләргә генә күз салу да җитә. Ә аларның саны бихисап. Хәер, үзен тулаем мөгаллимлек эшенә багышлап, гаиләсендә дә һәрчак үрнәк булган, авылдашларының тирән хөрмәтен казанган кеше өчен бүләкләр дә, дәрәҗәле исемнәр дә жәл түгел.
Кешеләрдә һәрчак бары яхшы якны гына күргән, янәшәдәгеләре өчен гел изгелекләр генә эшләргә әзер торучы, олы йөрәкле Фәридә Мөҗипова 55 яшьлек күркәм юбилеен әти-әни тигезлегендә, ныклы терәге булган Васил әфәнде, кадерле балалары, оныклары, туганнары янәшәсендә, укучылары һәм хезмәттәшләре, авылдашларының ихтирамын тойган мәлдә каршы ала. Ә тормышны чынлап яраткан, аннан ямь һәм тәм тапкан кеше өчен моннан да зур бәхет була алмыйдыр?!
Рәсемдә: Фәридә Мөҗипова (сулдан беренче) әти-әнисе, энесе Фәнил һәм сеңлесе Гөлшат янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250