Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ак чәчәк"тә Өлкәннәр көне узды (фото)

Бистәбезнең 1нче номерлы "Ак чәчәк" балалар бакчасында уртанчылар группасында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм иртәсе күңелле шартларда узды.

Нәниләр үзләренең матур-матур чыгышларын нәкъ менә әби-бабалары, дәү әниләре өчен дип әзерләгәннәр. Аерым шигырьләр күмәк җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм белән котлап килгән Көз кызы балаларга табышмаклар әйтеп, зирәклекләрен тикшерде, ә алар сынатмадылар, бердәм һәм бик тиз генә җавапларын да таптылар. Балалар белән өлкәннәр өчен уен бәйрәмнең күңелле өлеше булды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Оныклар белән рәхәтләнеп ял иттек. Тәрбиячеләр Гөлнара Мөбарәковна Хәкимова, Вәсилә Шамиловна Гафетдинова, музыка укытучысы Әлфия Низамиева һәм яраткан апалары Фәйрүзә Хөснетдиноваларга һәм бакчаның башка хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Уртанчы группа балаларының әби-бабалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250