Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ак калфак" оешмасы үзенең еллык эшләренә хисап тотты (+фото)

2021 нче ел үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык -сөенечләре, гүзәл эшләре, югары уңышлары белән узып та китте.

Районыбызның "Ак калфак" оешмасы үзенең еллык эшләренә хисап тотты. Районыбыз үзәгендәге
искиткеч мәхәббәтле, матур кафеның банкетлар залында яңа ел корпоративы узды. Бәйрәм җитәкчебез Зөлфирә Фәсхиевнаның эшләнгән эшләр турында күркәм чыгышы белән башланып китте. Аннан соң юбилярларны котлау булды. Матур бәйрәмдә мине дә юбилеем белән котладылар, оешманың Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.
Шушы бәйрәмне уздыруда тырышып йөргән, Зөлфирә апага, Зөһрә Ахметхановага, Гөлнара Гариповага, зур ихтирамга лаек шәхесебез-Гөлсем апа Миннебаевага олы рәхмәт хисләребезне җиткерәбез.
Кафе җитәкчеләренә, пешекчеләргә дә зур рәхмәт.
Бәйрәмебезне җанландырып Фәйрүзә апа һәм Гөлфия Фазлыевалар матур җыр бүләк иттеләр ,матур яңа ел теләкләре теләнде, киләчәккә планнар билгеләнде.
Бәйрәмнән күтәренке рух белән сөенеп, шатланып, илһамланып кайттык.
Яңа еллар белән!!! Сау-сәламәт булыйк, бәхетнең искесе дә ярый, яңа борчу-мәшәкатьләр булмасын.

 

Автор: Сәлимә Габделхакова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X