Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова балтачлылар эшчәнлегенә дә зур бәя бирде

15-16 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булды.

Анда безнең районнан «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының район җитәкчесе Зөлфирә Камалова, ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова, район хатын-кызлар советы рәисе Фирая Хәкимҗанова, язучы-журналист Фәридә Шакирова, Карадуганнан Гөлсинә Галиева һәм Кунырдан Гөлшат Шәрәфетдинова катнашты.
18 ил вәкилләре, дәрәҗәле кунаклар алдында доклад ясаган «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова балтачлылар эшчәнлегенә дә зур бәя бирде, бигрәк тә бу юнәлештә бөтен чараларның инициаторы һәм оештыручысы булган Зөлфирә Камалованы мактап телгә алды.
Камалованың үз чыгышы да конкрет мисалларга, эшлекле тәкъдимнәргә нигезләнгән төпле фикерле һәм актуаль булуы белән зур кызыксыну уятты. Моңарчы да күптөрле җәмәгать эшләрендә зур активлык күрсәткән ясле-бакча мөдире булып эшләгәндә үк туган телне саклау һәм үстерү, милли гореф-гадәтләргә зур игътибар биреп тәрбия эшчәнлеген алдынгы ысуллар белән алып барган Зөлфирә Камалова турында журналист Фәридә Шакированың очеркы ике йөздән артык эш тәкъдим ителгән «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» бәйгесендә икенче урынны яулап, автор Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый берләшмәләренең Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X