Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ак калфак”лылар Нократ Аланында ни күрде дә, ни белде?..

180 еллык Иске Пенәгәр авылы мәчете буыннар бәйләнешен югалтмый, үткән гасырларның тарихи, рухи байлык-кичерешләрен бүгенге буыннарга кадәр саклап кала алган.

Без – "Ак калфак"лылар, узган атнада Нократ Аланында уздырылган күчмә утырыштан тарихи дулкыннар өермәсенә эләгеп, зур тәэсирлэр белән кайттык. 180 еллык Иске Пенәгәр авылы мәчете буыннар бәйләнешен югалтмый, үткән гасырларның тарихи, рухи байлык-кичерешләрен бүгенге буыннарга кадәр саклап кала алган. Без бу бәйләнешнең никадәр көчле булуын мәчет мохитенә эләгү белән үк  тойдык, зур кызыксыну, тетрәнүләр аша... тарихи язмаларга кагылдык. Нәҗметдинов Зыятдин Мөхәррәм улының Болгар археологиясе турындагы китаплары да милләтебезнең тирәнрәк катламнарында яшерелгән тарихи хәзинәләре турында белергә ярдәм итәр. Атаклы конструктор Г.С.Шпагинның музей-йорты белән танышу да бездә зур кызыксыну уятты. Бөек Ватан сугышында хәлиткеч сугыш коралларының берсе – бабаларыбыз кулында фашистларны тар-мар итәргә ярдәм иткән ППШ автоматын күрү, аңардан атып карау йөрәкләрдә горурлык хисе уятты, сугыш җилен тойгандай, өшеп киткәндәй дә булдык.Эшләпәләр музеенда, киресенчә,үзебезнең асыл затлар икәнлегебезне тоеп, һәр эшләпәне күңелебез белән киеп карадык."Этномир" үзәгендә оештырылган мастер-класслар, "Атнакич базары" татар халкының тарихи хәзинәләргә ни дәрәҗәдә бай икәнен күрсәтте. Киров өлкәсендә яшәүче татарлар бу хәзинәләрне барлап , киләчәк буынга әнә шулай  тапшыралар.Афәрин!

Гөлсинә Галиева.

"Ак калфак" әгъзасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ак калфак