Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Актанышта тусам да мин... безнең якларга нинди җилләр ташлаган

Ерак араларны якын итеп йөрергә ире Хәниф булыша

Актаныш районының Татар Ямалы авылында туып-үскән Гөлчәчәкне язмыш Балтач яклары белән бәйли. Шуңа күрә, ун елга якын рәхимлелек-шәфкатьлелек өлкәсендә эшләгән Гөлчәчәккә, Актанышта тусам да мин якын иттем Балтач якларын дисә дә урынлыдыр. Һөнәри  белеме буенча укытучы  булган Гөлчәчәк социаль яклау бүлегенә 1994 елда эшкә килә. Шушы еллар эчендә аның карамагында 7 инвалид, 3 тыл ветераны, 8 пенсионер исәпләнә. Бүгенге көндә 4 кешегә хезмәт күрсәтә, ярдәм итә. Өлгер Гөлчәчәк  эшләрен дә башкара, өлкәннәр күңеленә юл да таба, уртак фикергә дә килә белә. Хезмәт еллары дәверендә ул әлеге унсигез караучысына гадәти генә карамый, алар аның өчен якын туганнары, кадерле кешеләре кебек.

– Аларның һәрберсе аерым, үзгә шәхес. Һәрберсе белән уртак тел табарга тырышасың. Күңел халәтләрен тоеп, кәефләрен көйгә салып тору кирәк. Тормышта авыр хәлләргә юлыксалар, алар өчен ныклы таяныч, терәк тә син, – ди педагог булган кеше үзе дә. Гөлчәчәк Мөхәммәтнур кызы өйләрдәге пөхтәлекне, чисталыкны гына кайгыртып калмый, ашарларына да пешерә, кибеттән кирәкле әйберләрен дә алып кайта, булмаса, юнәтә, һәм инде, әйткәнебезчә, күңел халәтләрен дә контрольдә тота. Авыр тормыш юлы үткән өлкәннәргә әйләнә-тирәдәгеләрнең ихтирамы һәм дә игътибары бик тә кирәк шул. Нәкъ тә менә  социаль хезмәткәр Гөлчәчәк  Мөхәммәтнур кызы кебекләр  мохтаҗларның, ялгызларның өйләренә җан тынычлыгы, гармония бүләк итә. Ул алар белән бергәләп өйләрдә гөлләр үстерә, бакчаларны чәчәкләргә күмә, гомерләренең матур чакларын исләренә төшереп юандырыр өчен фотоальбомнар карый, скандинавларча адымнар белән урамга йөрергә чыга. Аның карамагында булганнарның күбесе ерак авылларда яши. Шуңа күрә Аланда  яшәүче Гөлчәчәккә ерак араларны якын итеп йөрергә ире Хәниф булыша, машинада алып бара-алып кайта, кирәк икән капка-коймаларын да рәтләп бирә, утын әзерләргә дә җай таба, йорт-җирдәге  генераль җыештыру вакытында да читтә калмый. Үзенең һөнәри вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә үтәү белән беррәттән, Гөлчәчәк бәйрәмнәрдә өендә тәм-томнар пешереп, караучыларына илтә, аларга бәйрәм өстәле әзерли, күчтәнәчләр белән сөендерә (рәсемдә). Аңа бу изгелекләрне эшләргә 9нчы сыйныфта укучы кызы Әминә дә булыша, Гөлзиләсе дә булышыр иде, анысы кияүдә шул инде хәзер. Арча районы Хәсәншәех авылына тормышка чыгып, пар канаты белән бала үстерә. Сабыена инде бер яшь.

Гөлчәчәк Гафурова узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республикада “Ел хәйриячесе” дә  булган кеше. Бәйрәм уңаеннан үзен министрлыкның Рәхмәт хатына да тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: караучы