Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Актив булсаң, билет бирәләр

Билетлар әле алга таба да тапшырылачак

«Районыбызда эшләп килүче инвалидлар җәмгыяте Казан белән бергә чын итеп эшли башлады, — дип хәбәр итте безгә бу өлкәдә җәмәгать эшләрен актив рәвештә алып баручы Чулпан Габделганиева.

— Инвалидлар җәмгыятенең райондагы оешмасы җитәкчесе — Рамазан Фәрзиев, мин  Һәм Марс Сәләхетдинов специалист булып торам, тагын хисапчыбыз Ева Александрова  бар.

25 апрель көнне Тукай көненә багышланган кичәдә безнең кайбер актив вәкилләребезне Татарстан инвалидлар җәмгыятенә член итеп кабул иттеләр, билетлар тапшырдылар. Болар гади генә түгел, Казан һәм Бөтенрәсәй оешмасы карамагында тапшырыла торган билетлар, дипломнар да кайтачак әле, диделәр. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә тагын да күп чараларда катнашырга, уңышлар яуларга зур этәргеч булды бу.

Бу билетлар әле алга таба да тапшырылачак, әзер булуга, үткәргән чараларда әкренләп биреп барачакбыз. Шушы зур яңалыгыбызны райондашлар белән дә уртаклашасым килде».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар җәмгыяте