Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Активлык таләп ителә

31нче август көнне Балтач китапханәсендә инвалидлар җәмгыятенең чираттагы утырышы булып узды. Биредә сигез айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, борчыган мәсьәләләргә ачыклык кертелде, киләчәккә планнар хакында сөйләшенде.

Беренче көн тәртибе буенча бүгенге көндә актуаль булган социаль хезмәтләр хакында уртага салып сөйләшенде. Район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Сафина, үзәк хастаханәнең поликлиника бүлеге буенча баш табиб урынбасары Чулпан Мөхәммәтгалиева һәм 27нче номерлы даруханә мөдире Рузалия Хөсәеновалар социаль пакет мәсьәләсендә уйлап эш итәргә чакырып калдылар, чөнки ел уртасында (ничек кенә теләсәк тә!) фикерне үзгәртеп булмый. Рузалия Хамизовна белдерүенчә, 10 сумлык дару сатуда булмыйча, бушлай бирелүче исемлектә була ала. Шуңа да акчага кызыгу 10 сумлык дарусыз да калдырырга мөмкин. Район инвалидлар җәмгыятенең сигез айлык эшчәнлеге белән танышкач, зур хәзерлек белән үткәрелүче чараларда инвалидларның пассивлыгы ассызыкланды. Утырышта катнашучылар белдерүенчә, инвалидларны аралаштыру, төрле юнәлешләрдәге чараларда катнаштыру җәмгыятькә булган тискәре карашны юкка чыгарып, мөмкинлекләре чиклеләрнең үз көчләренә ышану хисен арттыра. Ә монда иң беренче чиратта беренчел, яки җирлекләрдәге инвалидлар оешмасы җитәкчеләренең һәм аларның кураторлары булган җирле үзидарә белгечләренең ныклы эш алып баруы кирәк. Боларга мисал итеп әле күптән түгел район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан инвалидлар өчен билгеләнгән тренер Фагыйль Гайнетдинов Фариз Вәлиевның уңышларын үрнәк итеп куйды. «Ә бит һәр җирлектә талантлы, сәләтле кешеләр бик күп. Аларны бары күрергә генә кирәк», диде тренер. Сүз дә юк, мөмкинлекләре чиклеләр арасында спорт буенча гына түгел, башка юнәлештә дә сәләтлеләр бик күп. Аларга сезнең, безнең тарафтан бары бер этәргеч кенә кирәк.
Утырышта шулай ук инвалидларның ялы турында да сөйләшенде. Әлеге категория гражданнарга елга ике мәртәбә тернәкләндерү курсларында булып, ял итәргә мөмкинлек бар. «Күңелне борчыганы шул, күпләрнең ИПРлары тартмаларда тузан җыеп ята. Булган мөмкинлекне ник кулдан ычкындырырга? Ял итү белән беррәттән үзара аралашу үзе бер дәва бит», диде социаль яклау бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Фәридә Галиева.
Биредә шулай ук «Уңайлы мохит» программасы кысаларында башкарылган эшләр хакында да сөйләшенде. Бу юнәлештә инвалидларны борчыган сораулар да булды. Шунлыктан инвалидлар өчен керү һәм чыгу юллары читен булган биналарның исемлеген булдырырга дигән фикер әйтелде. Киләчәктә әлеге биналарның һәрберсенә дә үтеп керү мөмкинлеге тудырылмаса да, керү ишекләренә кыңгырау куеп, хәлне уңай якка хәл итү бурычы йөкләнде.
Утырыш ахырында спорт командасына исем табу, эшчәнлеккә яңалыклар кертү, киләчәккә план-лаштырылган чараларда актив катнашу һәм инвалидлар декадасын тиешле югарылыкта үткәрү кебек максатлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250