Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АКУШЕРМЫ СИН, ҖӘЛЛАДМЫ (ПАЛАЧ) ?! ???? (фильмда шундый риторик сорау бирелде)

Бүген Балтач мәдәният йортында зур сыйныфларда белем алучы район мәктәпләре укучыларына «Сайлау хокукы» дип аталган бик авыр фильм тәкъдим ителде. Бер сүз белән әйткәндә, аборт турында иде ул.

Ахырдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, озак еллар ГХАТ бүлеген җитәкләгән Фирая Хакимҗанова, үзәк мәчетнең баш имамы Рамил хәзрәт Бикбаев чыгыш ясадылар.

Фильмны алып килүчеләр тарафыннан да, «безнекеләр»дән дә ул (фильм) укучыларга зурларга тәкъдим ителгән кебек тәкъдим ителде. Әмма бик шикле, алар арасында ничәсе генә бу мәсьәләне тиешле дәрәҗәдә аңлады икән соң? «Матка», «контрацепция», «секс» кебек сүзләрдән көлеп утырган балалар шушы яшьтә никахсыз, кызык эзләп башка берәү белән ятып йоклаганнан нәрсәләр булырга мөмкин икәнен аңлый микән соң?

Әйе, балалар хәзер барысын да белә, күп белә, артыгы белән хәтта ки. Тагын балалар дибез, балалар түгел бит инде алар, бу фильмны күрсәтерлек булгач, җиткән кызлар-егетләр! Безгә мәктәптә бу хакта тиешле дәрәҗәдә сөйләмәгәннәр иде. Миңа калса, бу конкрет, ачыктан-ачык, туры бәреп сөйләнелергә һәм аңлатылырга тиеш.

Иң беренче чиратта әти-әниләр үз балаларына әйбәтләп аңлатсыннар иде, балага узу – бер дә уен эш түгел. Әйтегез әле, сезнеңчә балаларга бу турыда мәктәптә сөйләү кирәкме, әллә үзләре үз хаталарында өйрәнеп, тормыш дәресләре алсыннармы? Әмма бу очракта инде соң булмасмы?

Фильмда аборт юлы белән үтерелгән балалар, эчке органнар, ташландык балаларны ничек «караулары» (сускиларын авызларына ябыштырып куеп) – барысы да күрсәтелде. Бик көчле фильм иде. Нишләп карарга соң? Ничек, ничә яшьтә, нинди ысуллар белән аңлатырга, күрсәтергә, өйрәтергә бу җенси тормышны?!

Фото, видео: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала тәрбияләү