Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акыллы, зирәк бабам!

Бу дөньяда бабайлар күп. Ә менә минем бабам кебеге юктыр! Мин сезне безнең өчен бик кадерле булган әниемнең әтисе белән таныштырасым килә.

Бабаемның исеме – Вазих. Ул Нормабаш авылында күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әбием Дания белән кавышып, гаилә корып ике кыз үстергәннәр. Хәзерге вакытта безгә, биш оныгына, бик яраткан әби белән бабай алар.

Минем бабаем бик акыллы, зирәк. Шуның өчен аны бөтен кеше дә хөрмәт итә. Ул безгә үзенең киңәшләрен бирә, тырыш булып үсегез дип әйтә. Ул күп еллар Нормабаш авылында имам вазыйфасын үти.

Бабамның иң яраткан шөгыле – умартачылык. Аның зур бакчасы һәм бик күп умарталары бар. Җәй буе куйган хезмәте үзенең нәтиҗәсе белән сөендерә. Файдалы да, тәмле дә бал белән ул безне сыйлап кына тора. Мин бабаемны бик яратам һәм аның белән горурланам.

 

Зәринә Михайлова,

Балтач гимназиясенең

2 а сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әби-бабайем турында