Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алан авылы үсештә

Алан авылы безне заманча, зәвыклы йортлары, киң урамнары, ачык йөзле кешеләре белән каршылады. Максатыбыз җирлек эшчәнлеге белән танышу булгач, авылдагы социаль объектларда булып, биредәге уңай күренешләр, шул ук вакытта проблемалар белән якыннан танышасы иттек.

Соңгы елларда Алан бик төзекләнде. Авылга килә торган үзәк юл кырыендагы чүплекнең юклыгы иң беренче игътибарыбызны җәлеп иткән күренеш булды. Бөрбаш-Яңгул юлындагы бу чүплеккә республика бюджеты тарафыннан бирелгән акчаларга рекультивация ясалган. Ерактан ук балкып торучы ветеринар пунк та халык өчен бик уңайлы. "Хәзер район үзәгенә барасы юк, кош-корт, малларга кирәк дару, катнаш азыкны үзебездә саталар, хәтта бөрбашлылар да биредән килеп ала", ди авыл халкы. Авыл уртасында мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә һәм спорт залын берләштергән күпфункцияле үзәк балкып утыра. Балалар туу, сабыйлар саны буенча да биредә вәзгыять начар түгел. Бөрбаш җирлеге буенча соңгы туган сабый да Аланныкы ¬ - Венера һәм Рәмзил Корбановларның уллары Ильмир. Бүгенге көндә балалар бакчасында ике төркемдә 38 сабый тәрбияләнә. Бакча яшендәге тагын ике дистәгә якын бала бар икән. Мәктәптә исә 45 бала белем ала. Башка авыллардагы кебек биредә яшьләр бәхет эзләп читкә чыгып китми. Булса да, андыйлар бездә аз, диләр аланлылар. Күбесе эш табып биредә төпләнеп калырга тырыша.

- Улым Айрат укып бетергәч, читкә китәсе итмәде. Өйләнеп авылда калды. Инде сигез ел Аланда мулла вазыйфасын башкара, - ди мәктәптә китапханәче булып эшләүче әнисе Тәслимә Гыйбадуллина.

Айратның балаларны ислам дине серләренә төшендерүен дә, авыл халкына ихластан хезмәт итүен дә сокланып сөйләде авылдашлары. Ә Айрат кебек авыл өчен җан атып яшәгәннәр аз түгел биредә. Бүгенге көндә Казанда яшәүче авылдашлары Алмаз Хисаметдиновны гына алыйк. Авылга нык ярдщм итщ ул. Зират коймаларын заманча итеп эшләтүдә, Сабантуй бәйрәмнәрен зурлап уздыруда өлеше бик зур диләр аның хакында. Алан авылы тулы канлы тормыш белән яши. Берсеннән-берсе зәвыклы йортлар биредә эшчән, максатчан халык яшәгәнен әллә каян әйтеп тора. Урманга терәлеп үк торгангамы биредә балта остасы һөнәрен гомерлек юлдаш иткәннәр бик күп. Галимулла Әхмәдиевны гына алыйк. Бүген аның эшен улы Илһам дәвам итә. Илһамның үз уллары да инде кул арасына кереп килә. Олы уллары Илназга авыл үзәгендә салынган ике катлы агач йортны да Әхмәдиевлар фәкать үзләре генә төзеп чыккан. Яшим дигән кешегә бар мөмкинлекләр бар авылда. Гөрләп ике шәхси кибетләре эшләп килә. Узган елның июль аеннан "Мегафон" башнясы эшли башлаган, авыл уртасында плотина, күпер төзелгән. Үзара салым акчасына өч урамга таш түшәлгән, киләчәктә әлеге эш дәвам итәчәк икән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, авыл уртасында урнашкан һәйкәлне дә төзекләндергәннәр. Ил азатлыгы өчен гомерләрен җәлләмәгән авылдашларны онытмаулары, алар хакындагы бердәнбер истәлекне кадерләп саклаулары олы хөрмәткә лаек.
Фотолар тулы күләмдә фотогалереяда урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250