Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алан егетләре ил сагында

Егетләребезгә Ватан сагындагы бурычларын иминлектә узып, туган өйләренә, зарыгып көтүче әти-әниләре һәм туганнары янына сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын телибез

"Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый", - ди халык. Алан егетләре: өлкән буын агайлар, абыйлар, күршеләр, дуслар, бергә уйнап үскән егетләр, үсеп килүче яшь буын! Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сәламәт булыгыз! 

Авылыбызның өч егете хәзерге вакытта армия хезмәтендә. Болар Галимуллин Булат (Киров өлкәсе), Әхмәтшин Айназ (Киров өлкәсе), Гыймадиев Рәсим (Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск шәһәре). 
Егетләребезгә Ватан сагындагы бурычларын иминлектә узып, туган өйләренә, зарыгып көтүче әти-әниләре һәм туганнары янына сау-сәламәт әйләнеп кайтуларын телибез. Иң мөһиме илләребез тыныч булсын. 

Армия хезмәте ир-егетләр үтәсе бер этап, баскыч ул. Авылдан, танышлар-туганнар арасыннан чыгып китеп чит-ят җирләргә, бөтенләй таныш булмаган кешеләр арасына барып эләгәсең. Шунда үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең һәм киләчәктә нишләргә теләгәнеңне әзме-күпме күзаллап кайтасың, мөгаен. 
Ә шулай да армия генә егет кешедән үзендә җаваплылык тоеп яшәүче гаиләнең башлыгы, киендерүчесе, ашатучысы, яклаучысы һәм саклаучысы булырдай чын ир-ат ясый алмый. Чын ир-егет хезмәт тәрбиясе алган, яхшыны яманнан аеручы, киләчәктә ни теләгәнен ачык аңлаучы кеше, мөгаен. 

Аналардан малай туа, ирләр тумый, 
Малайларның туган бере гел ир булмый. 
Сабыр итеп, һәр мизгелдә заман көтә: 
Кыл өстеннән кемнәр үтә, ничәү үтә!

Чыганак:https://www.instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев