Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Минем дә тавышым Татарстаныбызны үстерүгә ярдәм итәр дип ышанып калам".

Алан, Шубан участокларында сайлауга килүчеләр инде 90 проценттан артык.

Балтач районында урнашкан сайлау участокларында тавыш бирүләр бик актив рәвештә бара.  Тавыш бирүләр  агымсуны хәтерләтә.  Участокка килә торалар,  комиссия вәкилләренә мөрәҗәгать итәләр, тавыш бирәләр, теләгән кеше концерт карый. Чират юк, бар да тәртип белән бара. Мобиль механизм ярдәмендә тавыш бирү участокларында да бар да җайлы оештырылган, керә-керешкә үк волонтерлар механизм белән ничек эш итәргә кирәклегенә төшендерә. Шулай итеп, көн урталарында  Балтачта  40 процент кеше тавыш бирде, ә менә Алан, Шубан участокларында сайлауга килүчеләр  инде 90 проценттан артык.  

Алсинә Нуриева – Балтач бистәсе кызы. 16 август көнне аңа 18 яшь тулды. Һәм менә ул беренче мәртәбә мөһим сәяси вакыйгада катнаша.

Шушындый зур чарада катнаша һәм тәүге мәртәбә үз тавышымны бирә алуыма шатмын. Минем дә тавышым Татарстаныбызны үстерүгә ярдәм итәр дип ышанып калам.

Алсинә гимназияне тәмамлап, быел Казан ветеринария академиясенә укырга кергән. Уңышлар телик Алсинәгә.

Урамнар гөрләп тора, музыка, җыр-моң агыла. Көне аяз, матур. Үзе бер бәйрәм кебек бүген. Күзәтүчеләр дә тавыш бирү процессларыннан канәгать, тавыш бирүләр чиста бара, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар